ТАТ РУС ENG

Иҗат

Оракул

Кайсы динсезләрдәдер, Оракул исемендә агачтан ясалган бер мәгъбүд (санәм) бар иде. Бу санәмнең бер гаҗәп хасияте бар иде ки, әгәр бер кеше нинди булса да бер эшкә гакыл таба алмый килсә, санәм аңа ана нәсыйхәте...

Көтүче

Алпавытның сарыкларын көткән Сафаның кисәктән генә сарыклары кими башлады. Безнең Сафа кайгыда, хәсрәттә; очраган бер кешегә: «Көтүгә котырган бүре кереп, сарыкларны алып китә, аларны бер дә кызганмыйча ертып, йолкып ашый», — дип сөйли. Сафаның «бер...

Кәгазь Очырткыч

Балалар җибәргән кәгазь Очырткыч, югары һавадан, җирдән аз гына күтәрелеп очкан Күбәләкне күргәч: «Мискин, ышанамсың, син миңа аз гына күренәсең бит. Син, бичара, минем бу кадәр югары очканыма, әлбәттә, көнләшә торгансың», — диде. Күбәләк җавапта:...

Вәзир

Бер Вәзир ни сәбәп иләдер назлы киемнәрдән, мамык түшәкләрдән, татлы ашлардан аерылып, кортлар, җыланнар патшалык сөрә торган мәмләкәткә китте; дөрестен генә әйтсәм, вафат булды. Күмүчеләр кырык адым җир киткәч тә, Вәзир терелде. Терелгәч, караса, күрә...

Казлар

Мужик озын талчыбык илә Казларны сөреп куалап, каладагы базарга иртәрәк барып җитәргә ашыгып бара иде. Казлар, хуҗаларының боларны бер дә ял иттермичә, әлсерәтеп куганына җаннары рәнҗеп, сукранып, бу түбәндәге сүзләрне сөйләп баралар иде: «Мужик дисәң,...

Мактанчык Куян

Ерткучы хайваннар, бергәләшеп, бер зур Аюны аулап ектылар. Табышны уртага салып, үзара бүләргә тотынганда, бер яктан Куян да килеп, Аюның бер колагына ябышты. Башка ерткучы хайваннар Куянның болай батырчылык иткәненә гаҗәпләнеп һәм ачуланып: «Әй син,...

Умарта корты вә Чебеннәр

Ике Чебен, чит мәмләкәтләргә китәргә хәзерләнеп, үзләре илә бергә китәргә Умарта кортын да чакыра башладылар. Бу Чебеннәр чит җирләрнең бик яхшы икәнлеген Байгышлардан ишеткәннәр иде. Чебеннәр ник китмәсеннәр? Туган җирләрендә боларны рәнҗетәләр һәм, чакырылмаган кунак...

Черки изгелеге

Агач күләгәсендә рәхәт-рәхәт йоклаган Көтүчегә таба зәһәрле Җылан угын чыгарып килгәнен шул җирдән ерак түгел бер Черки күреп, Көтүчегә мәрхәмәте килгәнлектән, тиз генә безелдәп барды да Көтүчене тешләп уятты. Көтүче уянды, Җыланны үтерде, ләкин Җыланнан...

Җылан илә Бәрән

Кое янында бер Җылан бөтен дөньяга каршы каһәрләнеп, ачуланып ята иде. Җыланның ачулану өчен генә яратылган һәм зәһәрләнү хисеннән башка хисе юк икәне билгеледер. Шуннан ерак түгел бер җирдә кечкенә генә яшь бер Бәрән, Җыланның...

Ташбака илә Куян

Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар. Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады. Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән! Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә,...