Иҗат
Чыкса мәгърибтән кояш — шунда заманның ахыры, Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере. Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир, Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир? *Толугышшәмси мин мәгърибиһ — кояшның көнбатыш яктан чыгуы....
Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем; Яшьнәмим дә, күкрәмим дә — утсыз инде күкрәгем! Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары; Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем. Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп; Ак кирәк...
Күп «җыланнар» сызгырып читтән карыйлар бәхтемә, Борла-сырла, бәдбәхетләр, үрмәлиләр тәхтемә. Аз кеби баскан бу золмәт тормышым йортын минем, Түзмиләр бит бер генә яктан ачылган яктыма! Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән; Эт кеби һаулап яманым,...
Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими; Алда кәгазьгә ташыйлар — күңлемә уйлар сыймый. Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә. Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип,...
Бар җегетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын, Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын;. Күрмәгән ул дөньяның каһрен, усал угрозасын, Күрсә дә, калган «угы», күргән фәкать ул розасын; Күрмәгән язмышның ул зур тукмагын йә розгасын, «Г»...
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: — Бу заман шундый заман, — дип, — бу вакыт мондый вакыт, Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот. Мин сыялмыйм андый...
Мин хәзер оҗмах түрендә — бер матур хур иркәли; Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни! Ай төсендә нурлы гыйльманнар миңа ташлый тәти, Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти! («Бала оҗмахта». — «Җан...
Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, — Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын. И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы! И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы! Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал...
Шаулый-шаулый уйныйбыз без кайчагында картаны, Без отабыз, оттырабыз — «тем»мы шунда, «банка»мы. Кем көлә, кем кычкыра, һичбер өзексез шау да шау; Бу хозурдан онтыла кайчак эчү берлән ашау. Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап, Күзне кыздыргыч...
Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне. Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм. Язганым — кышның буранлы һәм...