Иҗат
Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен...
Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем: — Әнкәем, бу кем? — диеп сорды, кочаклап әнкәсен. Әнкәсе бирде җавап: — Әүвәлге угълым бу минем, Дөньяда юк ул хәзердә — бер туган абзаң синең. — Әнкәй,...
Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе. Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау, Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе. Җитеп килә инде аның җитмеш яше, Җем-җем итә җитен...
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага! Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Саф әле күңлең...
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып. Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. Урамда өрми...
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең...
(Пушкиннән мокътәбәс) Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне; Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне. Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан; Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан. Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең...
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы, Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры, Шиксез, аның җәрәхәтле...
(Позняковтан үзгәртелгән) Чикмә гамь шул нәрсәгә: синнән гомернең еллары Алган аны бер дә бирмәскә — очырган җилләре. Томышыңның агымында инде ул киткән агып; Кайгырудан файда юктыр — булмый инде кайтарып. Түкмә күз яшь: ярдәмендә...
Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан — Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер. Габдулла Җәүдәт Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне; Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне. Минем гомрем караңгы төн...