Иҗат
Сәрмәсән дә буе киртләч-киртләч, киртләчләре китәр боз киткәч; Ир балалар кайта берләр киткәч, кыз балалар кайтмый бер киткәч. Авырта да башым, яна йөрәгем, сез дусларны көн дә күрмәсәм; Гомрем дә булса онытмамын сез дускайларымны, үлмәсәм....
Сандугачлар җиргә төшәр сайрый-сайрый җим өчен; Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың? Без йөрибез сезнең өчен, сез йөрисез кем өчен? Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың? Сандугачка җим бирмисең: ачка үлсен дисеңме? Ай, җаный,...
Җем-җем кара сачеңпе көн дә майлап тарыйсың; Ике күзеңне тутырып инде кемгә карыйсың? Беләзегем сынды диеп сандыкларга ташлама; Бу илләрдән китте диеп башка ярлар башлама. Ач капкасын — гөл бакчасын, кояш төшсен түтәлгә; Күзем төшсә,...
Тау башкайларында асыл таш — төлке балалары тараткан; Ак бүрек — кар кебек; аузы — шикәр, теле — бал кебек. Бәндә теләүләре белән булмай, бер ходаем шулай яраткан; Агын су каршы ага; сөйгән ярың булса,...
Егет алай алданмас, кызлар бизәнмәй булмас; Кызлар белән егет барда уен-көлкесез булмас. Француз күлмәк тузмай диләр, җәй буена туза икән; Егет гомре узмай диләр, шулай йөреп уза икән. – Чылдыр-чылдыр ни чылдырдай? — ат өстендә...
Гаҗәпләнәм бүз тургайга: басып сайрый курайга; Һич кешегә белдермәймен — зарый кыйлам ходайга. Җаныем, сачең сүтелә ука белән үрсәң дә; Үзең күргән кебек булам кигән киемең күрсәм дә. Кабан күле туңмыйдыр, шунда балык уйныйдыр;...
Без барасы юлларның асты кирпеч, өсте таш; Илемә кайтып җәй дә тормыйм, тагы да китә газиз баш. Ишек алдым яшел нарат, бәйләп куйдым пар сары ат; Ходаем бирсә бәңа канат, тормас идем бер сәгать. Бәгъзе...
Ап-ак, ап-ак күкәйне дә ашамадым тоз белән, тоз белән; Ай-вай, Гыйззелбану, күлмәгең; Кичә көндез кайда йөрдең? Нурлы йөзең күрмәдем. Яшем унҗидегә җитеп, уйнамадым кыз белән, кыз белән; Ай-вай, Гыйззелбану, чачкабың; Кич утырырга чакрып киттең, баргач...
Тәгәрмәчнең бүкәне тәгәрәми микәнни; Безнең болай йөрүләрне дуслар белми микәнни? Яшел крандас, яшь җирән ат, җиксәм дуламас микән; Шул матурга хатлар язсам, укып еламас микән? Йөгреп бардым, сикреп мендем яңа салган кибеткә; Кызлар үзе килсә...
Безнең чишмә — салкын чишмә, иртә белән туңадыр; Әй… төнлә йөргән яшь егетләр кызлар белән кунадыр. Ач тирәзәң җиләзгә, ки камзулың көязгә; Әй… исмең кушып җырлар идем — фаш буладыр өязгә. Киртә буе сигез юл,...