Тукай әдәбиятта
Хөрмәтле Габдулла Тукайның бер гасырлык олуг юбилеена багышлыйм. Автор. КАТНАШУЧЫЛАР: Тукай. Сәгать хуҗасы. Апуш. Гүзәл кыз. Зәңгәр күзле шагыйрь. Көләч йөзле шагыйрь. Ак чәчле шагыйрь. Аксакал шагыйрь. Беренче шагыйрь. Икенче шагыйрь. Ямщик. Ишан. Урам...
(Шигырь бәйрәмендә) Тукай чорында да, аннан соң да Буш булмады Тукай тирәсе… Безгә дә бит ел да менә шулай Иман яңартырга киләсе. Дөньясында җылы калмаганда, Бар өметләр бетте дигәндә, Күбәләктәй терелер күк җаның, Терелер күк…...
Заманында мин «Без китәбез, сез каласыз» дигән пьесамда Тукайның фабрикант Акчуриннарга кунакка баруы турында язган идем. Анда Тукайны озату сәхнәсендә, шагыйрьнең Хәсән Акчурин биргән акчаны алмавы язылган иде. Күптән түгел генә мондый мәгълүматны укыдым. Тукай,...
Мең дә тугыз йөз… сәнәнең май ае иде. Кичке уңай. Кояшның тәүлек буена аерылып торган офыгына җәһәтләнеп якынаер чагы җитә. Юк ла, кояш офыкка түгел, ә офык кояшка талпына, сагынып талпына ич. Дөресе шулай, безнең...
Әкрен, әй, җил, тын да тыңла: Монда — Тукай әнкәсе… Чишмә җырлый… Гүя ул да Шул әнкәнең тәңкәсе,— Йә моңлы чулпы тавышы. … Кызларның судан кайтышы. (Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!) Һәр татар кызы баш исен Бөек...
Хәятта ачылып капка, Багъка — матурлыкка баксам, Хыял күлләренә батсам,— Дәрткә дәрман шул булырмы? Гөлчәчәккә якын барсам, Чәнечкесенә кадалсам, Җаныма җәрәхәт алсам,— Дәвачы да ул булырмы? Китә алмыйча шул багътан, Үз иркемнән әсир калсам, Күңел...
Берлинда Дуслык йортында Немецлар һәм татарлар. Татарлар… Башкача безне Тагын кем дип атарлар? Йөзендә сагыш, тик сагыш, Үзе дә ул, тугел дә… Берлинда олы мәҗлеснең Җәлил утыра турендә. Йөрәкне сиздерми кискән Үпкәле куз карады, Калынайган,...
Дәвер вөҗданына сыдырылып, Томырылып аккан бу моңнар Кайта-кайта бимазалар әле; Кайта-кайта күңел җыр тыңлар. Кайта-кайта табып терелтербез Диварларга сеңгән аһәңне. Моңлы сазлар булып сызлан да син Белмә, имеш, җирдә бәһәңне. Белмә, имеш, җирдә кемлегеңне,...
Бисмиллаһ-ир-рахман ир-рахим. Уйлар-уйланулар — «Тукай» дигән фән булырга тиеш!— дигән иде Альберт Фәтхи.— Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарихи-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә… Татар галимнәренең вә чит илләрдәге фән эшлеклеләренең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның...
Тукайга күп сүзләр әйтелделәр, Булды акыллысы, хислесе; “Тукай – үлде” кебек шикле сүз дә Ишеттерде хәтта кай кеше. Нинди сүз бу, котсыз түбән фикер, Бөекләр хакында әйтелгән? Шагыйрь үлми, шагыйрь мәңге яши; Тик Бер Ходай...