Тукайга багышланган шигырьләр
Йорты Болгар улса улсын, Йортны болгар булмасын. Акмулла. Рәхмәт, энем, миңа туган телдә Җавабыңны язганың өчен. «Татар» сүзен хөрмәт итмәсәң дә, Телен үз дип алганың өчен. Ә Тукайга килсәк, Аңарда да Җавап инде күптән бирелгән....
Ил корабын җил сөрә… Шагыйрь. Ил корабы җил корабы түгел, Җил дә сөрми аны күптәннән. Давыл ясап, тын култыкка кереп, Зур давылны күптән үткәргән. Давылларда йөреп кайтканнарның Сүз дәшергә базмый берсе дә… . ..Кыяларга барып...
* * * Ак күгәрченне … алдылар, козгын биреп… Г. Тукай. Якты еллары да булгандыр бит?!. Бөек халкымның үткән чорларыннан йөрәкләргә Кара тамга булып «Кара урман» калган, «Кара урман»? Кара еллар аша саркып чыга, Үз...
Төн уртасы. Ишек шакый берәү. Апрельнең соңгы көннәре. Юкса күптән юк иде лә безгә Тукай әфәнденең килгәне. Ишек ачтым. Бергә каһвә эчтек. Төне буе шигырь сөйләде. Ул киткәндә бер үкенеч булып Җирдә калган икән сөйгәне....
Төтен булган җирдә Ялкыны да, шаукымы да. Томан кунган мәлдә Туңганы да, уңганы да. Дәүләт булган җирдә Бурычы да, ясагы да. Халкым аңы гына – Мамык ятагында. Рәхәт изрәп йоклау Татар ястыгында, Мин дә оеганмын...
Клячкинда бала табу йорты… Ник шулкадәр әле моңайдым? Сабыйларның тавыш бирүләре Кайтавазы сыман Тукайның. Даһи затны югалтуы авыр, Йөз елга бер туа торгандыр. Тукай үлгән йортта бала елый: Яңа Тукай бәлки тугандыр. Җыр да шулай...
Бүгенгебез Илаһ саз, син тоташ моңнан гыйбарәт, Нинди көчләр кылларыңда, Тәңреме, әйт?! …Сезнең шул саз да уятмый — таш җаннар.. Шундый без бүген, әй, Тукай, Дәрдемәнд! Үзгәрмәгән Тукай да сәяхәт иткән… җай булган. Әстерхан, Уфада...
Халкың уяна… Сиңа соң ул каян иңгән йокы? Шагыйрь, тор, кабрең янында кем әнә Коръән укый?! Исемен мактаган китабы — чын Кәләмулла кулда; Күз салмый аңа — яттан ла ялкынлы сүрә укый! «Васыят»еңне дәфенендә яңгыратты...
Бар яраткан шигырь юлым! — күптәннән кабатлап йөрим: Күңелемә якты, җылы булып китә аннан минем. Язмышка мең-мең рәхмәтләр безне очраштырган өчен: Өр-яңа гомер башланды — тылсым дөньясына кердем. Сез юл күрсәттегез миңа: күңелемдә Кояш хәзер,...
Зәйтүнә ханым! Сезгә бу — сезгә, Зәйтүнә ханым. Гасыр ахырыннан хат барсын — тагын мәдхия яздым. Тукайга сез биргән илһам чаткысы төште безгә — Кабындым, сезне яд итеп, ихластан уйный сазым! Гүзәллеккә табынмаган — кайчан,...