ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА Кайта-кайта

Дәвер вөҗданына сыдырылып, Томырылып аккан бу моңнар Кайта-кайта бимазалар әле; Кайта-кайта күңел җыр тыңлар.   Кайта-кайта табып терелтербез Диварларга сеңгән аһәңне. Моңлы сазлар булып сызлан да син Белмә, имеш, җирдә   бәһәңне. Белмә, имеш, җирдә кемлегеңне,...

Рәмзи НОГМАНИ Тукай – яши!

Тукайга күп сүзләр әйтелделәр, Булды акыллысы, хислесе; “Тукай – үлде” кебек шикле сүз дә Ишеттерде хәтта кай кеше. Нинди сүз бу, котсыз түбән фикер, Бөекләр хакында әйтелгән? Шагыйрь үлми, шагыйрь мәңге яши; Тик Бер Ходай...

Разил ВӘЛИЕВ Агыйделдә боз китә

Уфа күрә, ул Тукайны күрә, Күрә аны еллар үтәли. Татар-башкорт бәгыренә үтеп, Ишетелә Тукай ютәле. Ил афәттә чакта, шагыйрь — корбан, Ил чирләсә, шагыйрь ютәлли,— Ачы язмыш гел шагыйрьгә насыйп… Ник сайламый язмыш бүтәнне?! Язлар...

Разил ВӘЛИЕВ Бөекләр турында уйлану

(Җитди шаяру) Утыз җиде яшьтә Пушкин үлгән, Егерме җиде яшьтә — Лермонтов. Күпме калды безнең яшьтәшләргә? — Һич тә булмый шуны онытып… Егерме җиде яшьтә Тукай киткән, Ә унҗиде яшьтә — Фидаи… Шагыйрьләрнең гомере кыска,...

Разил ВӘЛИЕВ Трамвайда

Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен, Сүгә-сүгә болыт ертыгын, Чыланудан качып, трамвайга, Болай гына кереп утырдым. Трамвайга кыйбла кирәк түгел, Аңа барыбер, кая барса да… Рельслардан чыгып булмый ла шул,- Китәр идек туры Арчага. Чабар идек Тукай...

Разил ВӘЛИЕВ Кабан күле

Серләреңне аччы, Кабан күле, Сөйлә әле бөтен белгәнең, Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,— Шушы булыр иң зур бүләгең. Суларың да, әнә, кибеп бара, Аерылгансың инде елгадан. Болагың да соңгы мәлен көтә,— Яшел кәфененә уранган. Сөйләп калчы,...


Ленар ШӘЕХ Бер көләчәк әле кояш та… (Габдулла Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсенә мәрсия)

Хуш, исән бул, Тукаемның җанын саклаган бина. Йөрәктәге тирән ярам бәлкем, бер төзәлер дә… тик кем генә җөрьәт итте Сиңа кул күтәрергә!? Кем уйлаган шагыйрь хакы булыр бары чүп диеп: Тукай өчен —  изге бина...

Рим ИДИЯТУЛЛИН Тукай туфрагы

Бастым, Шагыйрь, җылы эзләреңә, Куып җиткәч гомер баешы; Ишетелә микән Итилләргә Типкәләнгән йөрәк тавышы? Музейларда күреп бабамнарның Җаны качкан сука-урагын, Телләремә терим күз яшеннән Саркымаган тере туфрагын. И уйландым каплаганда Җирне Гасыр кичләренең томаны,- Томаннарда...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Сыену

Апрель-апрель инде: Йомшак җиле, чирәм исе белән Тәмам алгысыта күңелне. Апрель җитсә, татар әллә нишли: Үзе шигырь көйли, Үзе моңсу, үзе күңелле. Көйли “Туган тел”не, “Әллүки”не, “Шүрәле”не яки “Су анасы”н ала исенә. Шигъри җанлы халык;...