Тукайга багышланган шигырьләр
Карап калды чыршыларның Шаулап торганы. Бәс белән карга төренгән Кырлай урманы. Чылдыр-чылдыр, чылдыр-чылдыр… Яңгырый дала. Кала басу, кала ындыр, Туган як кала. Кырпак кырау бар дөньяны Агарткан иртә. Бәдри агай Габдулланы Калага илтә. Ак томаннар...
…Ял иткәндә, ятып укыйм кичтән сине, Тору белән алып укыйм иртән сине. Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп, Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине. Тукай — остаз, Тукай — шагыйрь, Тукай — ага, Кызыл гөлләр башын игән...
Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып, Ил күгендә яз идең син, илде калдың җыр булып. Илне яклап яуга чыктың, ил иңендә изге син, — Җанлы иттең, аңлы иттең, данлы иттең безне син....
Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай; Ай-кояштан, хөррияттән яктылык алган Тукай! Шигъриятең турылардан турырак бер юл табып, Караңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай! Булып әнкәң — иркен Ватан, ...
(Һәйкәлгә карап) Торасың син шәһәр уртасында, Кояш нурларына коенып; Шигыреңнең гүя яртысында Иреннәрең тора тыелып. Әйтер сүзең гүя тел очыңда, Ләкин бераз каушап калгансың, — Таныш түгел яңа тормыш шавына Күңелеңне ихлас салгансың. Сиңа...
Тукай тора бакча уртасында, Күкрәгенә куйган уң кулын: Теләр идем, дуслар, ди кебек ул, Берәрегезнең шигырь укуын. Батырларның-батыры ул Тукай! Җыелышып бергә һәммәбез, Көчебезне аның янында бер Сынап карыйбызмы әллә без? Бирешүен бирешмәс ул, Беләм,...
Ак япмасы төште һәйкәлеңнең, — Җанлы булып бастың каршыга: Гүя һаман оча күңелең кошы, Гүя һаман җаның ашкына. Мәгърифәтле азат татар илен Күрер өчен яндың-кейдең син; Шуңа күрә безнең йөрәкләрдә Көрәшләрдә бергә килдең син. Әйдә,...
(Г. Тукай исемендәге пароходка) Сине койганнар тимер, корычтан. Сиңа кушканнар шагыйрь исемен. Син шушы көнне утлы җан алдың, Җаны мәңгелек, — кеше кешенең, Шул исем белән юллар гизәрсең, Маяклар...
* * * Эчем пошса, Моңсулансам кайчак, Тукайны мин алам кулыма, — Актаргалыйм аны әкрен генә, Тукталгалыйм кайбер юлына… Һәм укып та китәм — ябышып калам, — Бит артыннан битләр укыла; Әле генә булган уйчанлыгым...
Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип, Җырлады, язды Тукай. Дәрт уятырга кешедә Уянды, янды Тукай. Халкына бәхет эзләде Авыр заманда Тукай, Өмет бәйләде туачак Яңа таңнарга Тукай. Иң матур, моңлы җырларын Халкына бирде Тукай. Җырлары...