Яңалыклар
2015 елның 25 гыйнварында Чувашия Республикасының Комсомол районындагы Тукай авылында яңа мәдрәсә бинасы ачылды. Авыл халкы аны “Тукай мәдрәсәсе” дип атап йөртә. Бу уку йорты авылның бизәге генә түгел, ә бөтен Чувашия мөселманнары өчен әһәмиятле...
2015 елның 30 гыйнварында Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән, күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан кичә оештырыла. Халык...
Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 ел премиясенә дәгъва белдерүчеләрдән эшләр кабул итә башлады. Бу дәрәҗәле премиягә милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән һәм танылу алган әдәбият, сәнгать әсәре...
Алабугада татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге тантаналы вакыйга 2014 елның 19 декабрендә узды. Мәскәү сынчылары Владимир Демченко белән Александр Головачев эскизлары буенча ясалган 3 метр биеклектәге Тукай һәйкәле Алабуга шәһәренең 1нче урта...
Татарстанның Алабуга шәһәрендә күптән көтелгән вакыйга була – татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Әлеге тарихи вакыйга 2014 елның 19 декабренә билгеләнгән. Бу көнне шәһәрнең 1нче гимназиясендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция һәм шигырь...
2014 елның 10 декабрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда татар рәссамы Булат Гыйлванов экспозицияләр буенча экскурсия үткәрәчәк. Г.Тукай музеенда танылган шәхесләр тарафыннан экскурсияләр “Йолдызның музей рейтингы” дип исемләнгән мәдәни проект кысаларында, айга бер тапкыр оештырыла....
Казанның «Шәрык» клубы татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнаган милли-агарту оешмасы булган. Галим Җәүдәт Миңнуллин бу оешманың күптармаклы эшчәнлеген үзенең тарихи очеркында яктыртырга омтылган. 2014 елның 28 ноябрендә Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда аның...
2014 елның 28 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда тарихчы, галим Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” исемле фәнни-популяр китабын тәкъдим итү кичәсе уза. Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының фән, мәдәният учакларының берсе булып яшәвен...
Ульяновск өлкәсендә 2014 елның 10 ноябреннән 14 ноябренә кадәр “Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре” үтә. Бу уңайдан Ульяновск шәһәрендә һәм өлкәдәге районнарда көн саен Татарстан сәнгатькәрләренең концертлары, рәсем күргәзмәләре, татар әдипләренә, композиторларына багышланган төрле кичәләр уздырыла....
2014 елның ноябрендә Чиләбе шәһәренең “Кировец” кино-театр берләшмәсе яңа иҗади эш – “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән күләгәләр спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Татар шагыйре Габдулла Тукайның танылган “Шүрәле” поэмасы буенча әлеге спектакльне “Скарабей” комлы нәкыш һәм...