Яңалыклар
Башкортстанның Күгәрчен районы үзәгендә гомер итүче, тарихчы Нигъмәтулла Ваһапов борынгы татар китапларын җыя. Алар арасында Тукайның үзе исән вакытта чыккан беренче китаплары да бар.
24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чиләбе шәһәрендәге Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
22 ноябрьдә Казанның Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020) тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
20 ноябрьдә РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның каберенә истәлек ташы куелды. Җырчы 2022 елның 14 маенда Мәскәүдә вафат булган иде. Ул Мәскәү өлкәсендәге (Мытищи шәһәре) Волково зиратының...
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Биредә мастер-класслар да үткәреләчәк.
2023 елның 9 ноябрендә Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Килдебәков вафат булды. Татарстан җитәкчелеге мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
24 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның чордашлары, фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны – журналист, «Аң» (1912-1918) журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына...
2023 елның октябрендә Минзәлә шәһәрендәге татар театрына нигез салган режиссер, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев (1908-1982) тууына 115 ел тулды.
21 ноябрьдә Мәскәүдә җырчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган концерт булачак.
Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев исемендәге Татар мәдәнияте үзәге ачарга тәкъдим ителде.