ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Актанышта Тукайны искә алдылар

2012 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан Татарстанның Актаныш районы “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында Туган тел бәйрәме үткәрелде.  Әлеге чарада район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары кызлары, малайлары, район күләмендә “Иле...

Мөслим районында Габдулла Тукайга багышланган чаралар узды

    Татарстанның Мөслим районында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган мәдәни чаралар 25 апрельдә үк башланды. 2012 елның 25 апрелендә Мөслим районы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Альбина Васильева белән Мөнәвирә Исламова «Һөнәри училище» тулай...

Уралда Тукайның туган көнен үткәрделәр

2012 елның 25 апрелендә Среднеуральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышлап, шигърият кичәсе уздырылды. Сәхнәдә бу көнне Тукай шигырьләре яңгырады. Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Х.Гыйльфанов исә...

Саба районында Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

  2012 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Үзәк мәйданында бөек шагыйрь Г.Тукай тууына 126 ел тулу уңаеннан «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Район үзәк китапханәсе март аенда...

Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

2012 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулды. Бу көнне, матур гадәт буенча, Татарстанның беренче затлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Татарстан Президенты Рөстәм...

Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме узды

  Ел саен 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда Шигърият бәйрәме уза. Шәһәр үзәгендә опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршына шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, яшьләр, Тукай иҗатын сөюче казанлылар, кунаклар...

Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” басмасы дөнья күрде

Төрки-татар дөньясында Габдулла Тукай исеме белән бәйле апрель аенда бөек шагыйребезнең “Аллаһ гыйшкы хакына” дип аталган яңа басмасы дөнья күрде, дип хәбәр итә «Татар–информ». Анда Габдулла Тукайның 1905 елдан алып гомер сәгате суккан 1913 елгача...

2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак

  Яшерен тавыш биреп, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча җыелган комиссия әгъзаларының 90 проценты әлеге бүләкне 2012 елда Кол Шәриф мәчете архитекторларына тапшырырга булды. Бу хакта комиссия әгъзлары 24 апрельдә журналистларны җыеп хәбәр итте....

“Әниләр” мәчете шигърият бәйгесенә чакыра

Апрель ае республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә шигърият ае – Тукай ае буларак билгеле. Дин әһелләре, мәчет-мәхәлләләр дә әлеге шигърият аена үз өлешләрен кертеп килә. Шушы ай кысаларында 2012 елның 29 апрелендә...

Тукайның 130 еллыгына – энциклопедия

Татарстан галимнәре Габдулла Тукай энциклопедиясен шагыйрьнең 130 еллыгына әзерләп чыгарырга өметләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев сүзләренчә, Татарстан Хөкүмәте, ниһаять, Тукай энциклопедиясе өчен институтка акча бүлеп...