ТАТ РУС ENG

Тукай даирәсе

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Җамал Вәлиди (1887-1932)

Җамал Вәлиди (Вәлидов Җамалетдин Җамалетдин улы) 1887 елның 2 октябрендә Апае авылында туган. Атаклы Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган, шунда ук мөгаллимлек эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләгән. Ләкин 1911 елда мәдрәсәне патша хакимияте тар-мар иткәч, мөгаллим сыйфатында...

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Хәсәнгата Габәши (1863-1936)

Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши — күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы галим, педагог, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле — Казан өязенең Кече Салабаш авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы) указлы мулла гаиләсендә туа. Укырга-язарга өйрәнү, Коръән...

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Габдулла Апанаев (1862-1919)

  Гомере буе үз халкы һәм Ватаны азатлыгы турында хыялланган, ләкин аны көтеп ала алмаган атаклы җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе, талантлы публицист һәм җәдитче мөгаллим ул. Габдулла Апанаев 1862 елның 15 мартында (иске стиль...

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Габдерәшид Ибраһим (1857-1944)

Муса Яруллаһ Биги кебек үк, Габдерәшид Ибраһимовның да исеме — озак еллар буе халкыбыз өчен билгесез калган исемнәрнең берсе. Күренекле мәгърифәтче, журналист, сәяхәтче, сәяси җитәкче һәм ислам миссионеры Габдерәшид Ибраһимов 1857 елның 23 апрелендә Рәсәйнең...

Таһир ГЫЙЛАҖЕВ Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов мөнәсәбәтләре хакында Гаяз Исхакый

Таһир Гыйлаҗев, филология фәннәре кандидаты, КДУ доценты     Татар классик әдибе, сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицисты, милләт хадиме Г.Исхакыйның уй-фикерләре бүген дә кызыклы, актуальлеген югалтмаган. Аның язмаларында Тукай, шагыйрьгә мөнәсәбәт мәсьәләсе мөһим урынны били....

Ф. ИСЛАМОВ Зур педагог та ул Шиһап Рамазанов

Күренекле педагог һәм мәшһүр тел белгече Шиһап Алим улы Рамазанов 1887 елның 20 декабрендә Саратов губернасының Петровск өязе (хәзерге Пенза өлкәсе, Лопатин районы), Иске Карлыган авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1897-1907 елларда авыл мәдрәсәсендә...

Ф. ИСЛАМОВ Мәҗит Гафури иҗатында педагогик фикерләр

Татар һәм башкорт халыкларының классигы М.Гафури Уфа губернасының Стәрлетамак өязендәге (хәзерге Гафури районында) Җилем Каран авылында Нургали исемле ярлы укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе үлеп 14 яшендә үксез ятим калган Мәҗиткә тормышның ачысын-төчесен яшьли үз...

Ф. ИСЛАМОВ Гаяз Исхакыйның татар педагогикасын үстерүгә керткән өлеше

Татар әдәбияты классигы — язучы, драматург һәм публицист, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый мәгариф  эшенә,   яшь  буынны  укыту  һәм  тәрбияләү   мәсьәләләренә   гомере   буе   битараф   булмаган.   Мәшһүр   әдипнең «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер»,...

Хәсән ХӘЙРИ Зур фәнни хезмәт (М.Хәсәновның «Галимҗан Ибраһимов» монографик китабы турында)

Галимҗан Ибраһимов исеме — безнең халыкның күңел түренә кереп утырган иң якын, иң кадерле исемнәрнең берсе. XX йөз башында, совет чорында татар культурасы, әдәбияты, гомумән, безнең иҗтимагый фикер үсеше тарихын Г. Ибраһимовтан башка күз алдына...