1910 ел
«Җәүһәр җирдә ятмый», — дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга. «Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең», — дигән булалар, вәхаләнки кабер казучылар көненә икешәр кешегә баз казыйлар да, үзләре төшмиләр. «Сүзең көмеш булса, тик торуың...
Аһ, җаным! Яңа алган амрикан кәвеш олтаным! Ул — синең ике данә мәскәүский дуга кеби кәкре кашларың! Ул — кап-кара чәчләреңнең озынлыгы һәм куелыгы! Гүя Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгы! Ул — синең китайский...
(Яхуд акчасыз игълан) «Гасыр»ымызның белем — «мәгърифәт»кә «юл» ачарга вә башка милләтләрдән «үрнәк» алырга, киләчәктә үземезгә «икъбал» вә «сәгадәт» «йолдыз»лары тугъдырырга «вакыт». Вә бер-беремезгә «ярдәм» итәргә вә һәр эшләремез үз арамызда «шура» берлән эшләнергә тиештер....
Сәгыйть Рәмиев: — Толстой — мин, мин — Толстой. Дөньяга ләгънәт көле чәчәм. Һәм шуның өчен мин — Толстой шикелле, вә Толстой — минем шикелле; дәлил кирәк булса, менә шигырь: «Бәрдем-суктым — ачылды, ләгънәтләре чәчелде…...
Хәтеремдә ачык калмаган: «Төхфәтел мөлүк»тә(1) намаз сафлары тәртибе бабында: «Әрриҗале, сөммелмораһикунә, сөммәссыйбьяне, сөммәннисаэ, сөммәл хөнса»*, — дигән бугай. Моның гайнән дөрест булып-булмавында минем эшем юк. Дөрест булмаса, «Вакыт» язышучысы Б. Ш.(2) белән «дингә мишәйт»челәр бу...
(Монысы бәтидән зур түгел) Мөсриф кеше белән мөкътәсыйд арасында аерма шул гына: берсе — хәзерге минутның яхшы үтүен тели, икенчесе — киләчәк көннәрнең матур булуын көтә. Гади карак берлән Мәскәү малын ашаучы бай арасында...
— Шакирҗан бабай, җаңа җыл мөбарәк булсын! — дип, үземезнең авылның чукрак Шакирҗан картның колагына барып кычкырдым. — Алаймы, алаймы, җүбәләй дисеңме? Мөфти хәзрәткәдер инде ул, — дип, чукрак карт гомер дә мин әйтмәгән сүзгә...
Ушбу сәнә 5 ноябрьдә «Новый клуб» залында «Сәйяр» мөселман артистлары тарафыннан Галиәсгар әфәнденең 10 сәнәлек әдәби вә милли каләм хезмәте шәрәфенә аның «Бәхетсез егет» драмасы илә «Бүләк өчен» комедиясе куелды. Бу юбилейне мәхәлли хөкүмәтнең әмере...
Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лязим иде. Моның кирәклеге фикере аңлы мөгаллимнәремезнең башында эшләнеп чыгып, аннан милли...
Язучыдан Бу хәзерге кулыңызга алдыгыңыз «Халык әдәбияты» моннан аз гына мөкаддәм мәйданга куелган «Халык моңнары» исемендәге рисаләмә тәмамән багълыдыр. Бу ике рисалә бер-берсенә тәгаллекътә берсе ачкыч вә икенчесе йозак кабиленнәндерләр. Шул сәбәпле бу рисаләләрнең берсен...