Мәкаләләр
Көз җитте. Мәдрәсәләремездә укулар башлана. Уку дигәч тә, чын уку дип уйланмасын. Безнең бәхетсез мәдрәсәләремез, һаман шул укытучы битлеген киеп, култык астына китаплар кыстырган булып, 25 җирдән аш ашагач, абыстай янына корсагын күтәреп кайтып җитү...
Казый — ришвәт вә вәкыфләр ашаучы дигән сүз. Мөфти — эшсез вазифа ашаучы дигән сүз. Бай — кеше талап, корсак үстерүче дигән сүз. Тәкәббер — Казан татары дигән сүз. Надан — Казан байлары дигән сүз....
Имане иҗмали: «Амәнте билишани вә биҗәмитый ма ати мин фәммиһи вә җәмигый ма җаэ вә салә мин сәбилиһишшәриф». Имане тәфсийли: «Амәнте булмәҗүсияти вә җәмигый гадатиһил-кабихияти вә кәләпүшиһи, вә бишбилле-бишмәтиһи, вә җиләниһи, вә чапаниһи, вә читегиһи,...
Бер мужикның сәфәрдә, һәр ни сәбәп илә булса да, камыт бавы өзелгән. Бу мужик шулай камыты илә азапланып ятканда, икенче мужик килеп: «Нихәл, иптәш, каешың өзелдемени?» — диер. Әүвәлге мужик: «Әйе шул, өзелде шул»,— диер....
Күптән түгел шәһәремезнең 3 нче мәсжед имамы, (күңелен алла белсен) халык эчендә ишан аты алган Габдерәкыйп хәзрәт Уральски шәһәренә якын Җимбите базарына кунакка (тугърысын әйткәндә, корсагын тултырып, кесәсен калынайтып кайтырга) барган иде. Җимбите халкы, читтән...
Бу сәнә Макарья ярминкәсендә «17 нче октябрь партиясе»нә хезмәт итә торган «Бәянел хак» гәзитәсенең нашире карт бабай һәркемнең номерларына кереп, гәзитәсенә алучы яздырып, акча җыйнап йөрмеш идекене кичән номерларымызда язмыш идек. Имде дәхи бу кешенең...
27 нче августның якшәнбә көне Уральск халкының бик озын вакытлар исеннән чыкмаслык бер көн булды. Бу көн полициянең нагайкаларын, кылыч сыртларын, йозрыкларын газитәләрдән укып кына түгел, бәлки үз күзләре берлә күреп татыдылар. Бу якшәнбәдә булачак...
Рифгатьлү кардәшем Хөҗҗәтел-Хәким әфәнде хәзрәтләре! Бәндәңезә бәйлә сыгук канлылык илә вә гадәләткяранә мокабәләңездән зиядә мәмнүн вә мәхзуз улдым. Бән җәнабеңезең һәр дөрлү тәүбик вә ачы кәлимәләреңези дә тәхәммел итмәк әмәлилә кәндемез Сезә каршы улан җөзьи...
Үткән 20 нче августта көндез сәгать 12 чамаларында Городской театр залында, таратылган Дума члены В. В. Недоносков җәнабләре, үзен сайлап җибәргән халыкны җыеп, аларга вәкилләрнең манифестын укыды. Һәм халыкның тапшырган эшләрен җиренә китерә алмаганлыгында, билгеле,...
Сибирияле X. Мәхмүдев әфәнде хәзрәтләре! «Өлфәт»нең 33 нче, 34 нче номеруларында заманымызның әдиб вә мөхәррирләренең җөмлә яздыкларын тәнкыйть боермышсыз. Гүзәл; фәкать Сездән бер сөалем вар: мадам ки, Сез гадимел мисле бер зате гали имеш сез, ...