Иҗат
Эт, Арыслан, Бүре, Төлкегә ничектер күрше торырга туры килеп, болар дүртәве ни генә ауласалар да, дүрт өлешкә бүләргә сүз куештылар. Көннәрдән бер көн Бүре, бер Болан тоткач, иптәшләренә хәбәр бирде. Иптәшләр килделәр: табыш начар түгел....
Яңгырсызлык берлә комга әйләнгән болынлык, игенлекләр өстеннән бер зур Болыт үтеп китеп, бер Диңгезгә барып, бик озак яуды да үзенең җумартлыгы илә шул тирәдәге Тауга мактана башлады. Тау моңар каршы: «И Болыт, Болыт! Диңгездә синнән...
Бүре, Сарыклар абзарына керәм дип, караңгыда яңлыш Этләр сараена керде. Бу кунакның кем икәнлеге сизелгәч, зур тавыш-гауга купты. Этләр каһәрләнделәр. Сугышка хәзерләнделәр. Бер яктан Кешеләр дә: «Карак бар! Карак бар!» — дип кычкырыша башладылар. Бер...
Каз, суда Йолдыз шәүләсен күргәч, Балык дип белде һәм ничә мәртәбә аны ауламакчы булып тырышса да, шәүлә урыныннан кузгалмагач, Каз да шәүлә икәнен белде дә аулауны ташлады. Иртәгесен Каз суда чын Балыкны күргән иде, ну,...
Бер Тиен кайсар Арысланга хезмәт итә иде. Ничек вә нинди хезмәт иткәнен белмим, ләкин Тиеннең хезмәте Арысланга бик охшый иде. Арысланга ярар өчен аз хезмәт кирәкмәгәнлеге билгеледер. Бу хезмәте өчен Арыслан Тиенгә бер йөк чикләвек...
Кайсыдыр бер урман буенда көтелгән Сарыклар Бүреләрдән бик җәбер вә золым күргәнлектән, Ияләре Сарыклар арасына бозау кеби Этләрдән ике дистә Эт җибәрде. Моның уенча, бу Этләр Бүреләрне Сарыкларга керүдән тыячаклар иде. Вакыйган, хуҗаның бу фикере...
Ничектер Дуңгыз, бер алпавыт ишегалдына кереп, Ат абзарлары тирәсендә әйләнеп, чүплектә, көл базларында теләгәнчә аунап, шакшы суларда туйганчы коенып, өенә кайтып килгәндә, моңар Көтүче каршы килеп: «Җә, син, Катыборын, кунакта ниләр күрдең? Мин алпавытта энҗе-мәрҗән,...
Аю ауга эләкте. Әҗәл — ерак вакытта уен гына, ләкин әҗәл якын килсә, эш бөтенләй башкададыр. Аюның бер дә үләсе килми: җан татлы. Безнең Аю батыр сугыштан да кул тартмас иде, ни чара, аяклар ауга...
Төлке, иң беренче мәртәбә Арысланны күргәндә, куркуыннан чак кына үлми калды. Менә күп үтмәде, ул тагы Арысланны күрде. Инде Арыслан аның күзенә ул кадәр үк куркынычлы күренмәде. Өченче мәртәбә күргән иде, инде Арыслан белән кара-каршы...
Тимерченең Эте Тимерче шак-шок эшләгәндә йоклап ята иде. Тимерче, эшләп бетергәч, хатын вә балалары илә ашарга утырды. Шул вакытта гына Эт уянып, сикереп торгач, Тимерче Эткә ачуланып: «И явыз хайван! Мин бөтен җирне тетрәтеп тимер...