Иҗат
(Майковтан) Бар иде әүвәл заман бер Бай кеше, Күп ашап тулган, биек таудай, эче. Бер заман аулак урамнан барса Бай, Әллә ни чыр-чыррр килә, — Чыпчык бугай. Чыпчык ул, Чыпчык! Менә очты хәзер, Ул очып...
I Төркия бетә Дип һәркем көтә, — Балканнар эше Гел алга китә. Тик шул Әдернә Алынмый менә. Яния, Шкудра Тиде теңкәмә. Чыталҗа яман, Аузы тулган кан, Туплар дисеңме, Зурлар дөньядан. Ай-һай, Чыталҗа, Син майлы...
*** Эзләдем, филлаһ, сөямен, биллаһ; Эзләдем дә таптым… бу бәлане! Филлаһ, биллаһ — «Алла белән ант итәм» дигән сүзләр. («Төрекчәдән («Эзләдем, филлаһ…»)». — «Яшен ташлары»нда (2) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай....
Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып, Язадыр ул бар дөньяны онта язып; Каләм белән кайчак чәчен актаргалый, Чыгаргандай төрле уйлар баштан казып. Яза шагыйрь, каләмене кулдан куймый, Бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый. Шулай...
Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан? Тәзкирәңә «мөслим» диеп игълан таккан? Кемнәр сине, намаз, диеп, сәҗдә, диеп, Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан? Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен, Корал итеп йөретәләр җәһаләтең. Гуаһлыклар бирәсең син, «әшһаде» дип,* Син...
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен; Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен. Русчадан Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. — Иң...
(Пушкиннән үзгәртелде) Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә, Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә. Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә; Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә. Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,...
Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска, Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска, — Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма «хатын-кыз» дип; Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип. Өйләнмәк бер-берәүнең...
(Италия — Төркия сугышы мөнәсәбәтле) Дуст кушылдылар Арыслан берлә бер көн Юлбарыс, Бер киңәштә эшләнергә булды эшләнгән бар эш. Шул заманны әллә кайдан килде чыкты бер Мәче, Каршылыйлар: «Әйдә безгә иттифакъка кер, Мәче!» Булса...
«Дөмберр» карчык йортына* Тәрәзәсенә кыйна, Нишләп иртә йоклаган, Торсын әле Фатыйма! Кичә эчтек партебин, Берләп түгел, алтыдин; Нинди йоклау ул әле Пирбуенчы яртыдин! Зәйни берлән Шәйхетдин Килеп керде ишекдин; Кыска буйлы Фатыйма Торды гүя бишекдин....