ТАТ РУС ENG

1911

«Шура» шигырьләреннән

Килеп мәктәпкә укыдык бу көн; Укып, күңелгә тукыдык бу көн. Укып, күңлемез ачылды бу көн; Кальбемезгә нур чачылды бу көн. Укып без сабак китапка карап, Япь-яшь күңлемез  ачылды бу көн. Кыйлып иҗтиһад туктаусыз һәрчак, Хәлфәдән...

*** («Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән…»)

*** Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән; Әстерханда ике әтәч — «Борһан», «Идел» бар икән.   (*** («Приемныйның ишекләре») – «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында тышлыкта карикатура асты итеп урнаштырылган. (Рәсемдә пыр...

Төрекчәдән («Эзләдем, филлаһ…»)

*** Эзләдем, филлаһ, сөямен, биллаһ; Эзләдем дә таптым… бу бәлане! Филлаһ, биллаһ — «Алла  белән ант итәм» дигән сүзләр. («Төрекчәдән («Эзләдем, филлаһ…»)». — «Яшен ташлары»нда (2) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай....

Кечкенә музыкант

Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып, Язадыр ул бар дөньяны онта язып;   Каләм белән кайчак чәчен актаргалый, Чыгаргандай төрле уйлар баштан казып. Яза шагыйрь, каләмене кулдан куймый, Бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый. Шулай...

Золым

Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан? Тәзкирәңә «мөслим» диеп игълан таккан? Кемнәр сине, намаз, диеп, сәҗдә, диеп, Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан? Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен, Корал итеп йөретәләр җәһаләтең. Гуаһлыклар бирәсең син, «әшһаде» дип,* Син...

Көзге җилләр

 Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен; Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен. Русчадан     Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. — Иң...

Тәүбә вә истигъфар

(Пушкиннән үзгәртелде)   Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә, Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә. Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә; Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә. Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,...

Толстой фикере

Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,   Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска, — Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма «хатын-кыз» дип; Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип. Өйләнмәк бер-берәүнең...

Тәмсил

(Италия — Төркия сугышы мөнәсәбәтле)   Дуст кушылдылар Арыслан берлә бер көн Юлбарыс, Бер киңәштә эшләнергә булды эшләнгән бар эш. Шул заманны әллә кайдан килде чыкты бер Мәче, Каршылыйлар: «Әйдә безгә иттифакъка кер, Мәче!» Булса...

Поезд барган көйгә

«Дөмберр» карчык йортына* Тәрәзәсенә кыйна, Нишләп иртә йоклаган, Торсын әле Фатыйма! Кичә эчтек партебин, Берләп түгел, алтыдин; Нинди йоклау ул әле Пирбуенчы яртыдин! Зәйни берлән Шәйхетдин Килеп керде ишекдин; Кыска буйлы Фатыйма Торды гүя бишекдин....