ТАТ РУС ENG

Иҗат

Ике иптәш арасында

— Җәле, иптәш, ни ишеттең, бер хәбәр сөйләп җибәр; Кайда, кемнәр нишләгәннәр? Юкмы яңа бер хәбәр? — Китсәнә, иптәш, йөдәтмә, эшләрем бит бар минем; Юк хәбәрләрне сөйләп тормакка вактым тар минем! — Сөйлә инде, ни...

Ана илә бала

—    Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә, Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә: Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар? Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар? Вә һәртөрле үсемлекләр бизәнгән...

Мигъраҗ

            Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап: Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак. Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Йа Рәсүл, Хак Тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул. Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр,...

Кичә һәм бүген

        Иа Ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн! Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен. Әй кояш нурлы — ачылган бакчаларның гөлләре; Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый Ходай былбыллары! («Кичә һәм...

Ак Бабай

            Бөтен дөнья аппак булып кар яуганда, Ишек алды, урам, түбә агарганда, Аппак булып кайтып килә безнең Бабай, Безгә төрле-төрле уенчык алган да. Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай, Сиңа тагын күп ел гомер...

Бичара Куян

— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян, Моңланасың, нинди хәсрәт, кайгыдан? — И җаным, син яшь бала шул, белмисең; Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың. Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян, Яшь куянчыклар янә бездән туган....

Кызыклы Шәкерт

             — Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә...

Шаян песи

       Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига: Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына. «Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә....

Ялкау маэмай

Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә, Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә; Карый миңа мәхәббәтле күзе белән, Гүя «уйныйк» дигән була, гүя көлә. Кайвакыт ул ята тәмле ашап туеп, Ал аяклары өстенә башын куеп. Аны шунда чебен...

Һәркемнең ашыйсы килә

Урман буйлап Черки очып бара иде, Бер-бер нәрсә ашарга уйлана иде.     Шул урындук, гөнаһ шомлыкка, бер Чыпчык Йөри иде азык эзләп, пыр-пыр очып. Инде Черки бичараның гомре бетте: Теге Чыпчык сиздермәстән килде тотты. Чыпчык...