ТАТ РУС ENG

1910

Кайда? Кем?

Кем, дисез, бу фетнәле эшләр башы? Кайда бу хаксызга тәфтишләр башы? Кем җигә безгә тәдәнни арбасы? Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы? Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым? Бер авылның чалмалы карт марҗасы!   Тәфтиш — «тикшерү-төпченү»...

*** («Кушмый ишан хилкасендә…»)

  *** Кушмый ишан хилкасендә    Бик мактыйлар шуларны: Прахут Мәхүб, Чаршау Биби,    Гыйлаҗ абзаң Сәрвәри.   Хилка — түгәрәк, төркем. («*** («Кушмый ишан хилкасендә…»)». – «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 19 нчы санында (15 декабрь) рәсем-карикатура...

…га («Бул кеше…»)

Бул кеше: байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп, Алты еллык образованьеңне йөрмә селкетеп!   Хәмрен (хәмерен) — аракысын. Образованье (образование) — белем. («…га («Бул кеше…»)». — Тукай үлгәч, кулъязмалары арасыннан табылып басыла башлаган. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче...

Өйләнү — түгел сөйләнү

(Иванов-Классиктан) – Кара, иптәш, сиңа килдем киңәшкә: Күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә. Ни дирсең син, әгәр дә мин өйләнсәм, Кеше төсле урынлашсам, көйләнсәм? – Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем, Матур, якты гомер...

Тәләһһеф

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш. Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап; Җан сатабыз әллә нинди вак «тиен»нәргә карап. Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; Ни сәбәптән...

Өзелгән өмид

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе; Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы. Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә, Яшь һилал урынында анда тулган айның яктысы. Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,...

Төш

  (Гетедән)  Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш, Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш; Сине сөеп, шигырь сөйләп, шагыйрь булып Йөрүләрем бөтенләй үк нахак имеш. Таҗлы башым хозурыңда иям, имеш, «Җанашым, мин сине...

Елның дүрт фасылы

(Русчадан) Боз һәм кар эрде, Сулар йөгерде; Егълап елгалар, Яшьләр түгелде. Көннәр озая, Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт? — Йә, әйтеп кара. (Яз көне) Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә төшерә. Халык ашыга,  Китә...

*** («Сәгатьләр келт-келт итәдер…»)

* * *  Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер; Йокласа да курка, мескин, — исрек ирен көтәдер.   (*** («Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер…»). —  «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында «Гаилә сәгадәте»...

Ит базарында тәрәкъкый

Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы, Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы. Мокабил барча әшья бер-беренә: «Бәянел хак» чыга «Йолдыз»га каршы. Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар: Караңгы төн туа көндезгә каршы. Вә «Ялт-йолт» та...