Җырлар дәфтәре
Анкош күлләрдә булыр, борыны суларда булыр; Яшь чагында кемне сөйсәң, күңлең шуңарда булыр. Җир җиләге ачы диеп, балан ашар хәлем юк; Дошман безне сөйләр диеп, ярым ташлар хәлем юк. Биек тауда гөл бакчада кызлар киндер...
Иртән торып битең юсаң, кара, җаным, көзгегә; Көзге аша шәүлә күрсәң, исеңә төшер безне дә. Безнең җаный Хәбибҗамал сачын тарый — тордисә; Таң алдыннан кошлар сайрый — кавышырга булдисә. Бу ел ашлык бик күп чәчтем:...
Биек тә лә тауның башларында кодрәт илә кое казылган; Әй… югалттым сәгать чылбырым — Тапмадыңмы, сары ла былбылым? Без күрәселәрне кем күрсен: мокатдәрдә шулай язылган; Әй… югалттым сәгать чылбырым — Тапмадыңмы, сары ла былбылым? Мендем...
Йөгереп төштем инешкә — очырадым җимешкә; Синең кебек булса булыр оҗмахтагы фәрештә. Безнең урам — тар урам, тар булса да бар урам; Бусагадан чыгып торса, тартып алырдай була. Без урамнан үткән чакта карап калды чоланнан;...
Сандугачны тотсаң иде талга тезелгән чакта; Сөйгәнеңне күрсәң иде җаның өзелгән чакта. Сары сандугач тотаем, телен ничек отаем; Бергә үстек, бергә йөрдек, шуны ничек онтаем. Сары сандугач баласын кулларымда сайратам; Күрер күзгә чибәр түгел, әллә...
Аргымакка менсәң, мен сикереп, ат савыркайлары селкенсен; Урамнардан үтсәң, сызгырып үт: кыз йөрәккәйләре җилкенсен. Кара урманнарда кар тирән, менгән аргымагым кан җирән; Менгән аргымагым талыкмаса, кайтып җитәр идем таң белән. Тып-тып итеп баскан аргымакның тубыклары...
Кулымдагы кулъяулыгым җил алды Кармасанга; Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң, язып җибәр хатыңа. Иртә исемдә, кич тешемдә — яныңа бармасам да; Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң, язып җибәр хатыңа. Ике аккош очып китте...
Каен гына агач тал булмас, каен суы койган [бал] булмас; Кайгырмасана, газиз башым, кайгы йөрәкләргә ял булмас. Агыйделләрне кичкәндә ут күренә аргы якларда; Кайгырмас та иде бу башкаем, әҗәл килсә бала чакларда. Агыйделләрнең буенда атып...
Түр тирәзәләрнең төпләрендә язу язган микән Җәбраил; Син җаныем белән кавышмасам, җаннарымны алсын Газраил. Ак күлмәгемнең эчләрендә леп-леп итә бәнем тәннәрем; Дөнья үкенечләрем бетәр иде, сән булалсаң бәнем хәлалем. Ак кәгазьнең өсләрендә дәфтәр кыйлам синең...
Сандугачлар сайрый саз җирдә, күкәйләрен салыр как җирдә; Кызарып та кояш чыккан чакта бик ямансу була ят җирдә. Сандугачлар кайда? — талларда; балалары кайда? — яланда; Кайгырмасана, газиз башым, язмышларың кайда — син дә анда....