Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр
Бер Вәзир ни сәбәп иләдер назлы киемнәрдән, мамык түшәкләрдән, татлы ашлардан аерылып, кортлар, җыланнар патшалык сөрә торган мәмләкәткә китте; дөрестен генә әйтсәм, вафат булды. Күмүчеләр кырык адым җир киткәч тә, Вәзир терелде. Терелгәч, караса, күрә...
Мужик озын талчыбык илә Казларны сөреп куалап, каладагы базарга иртәрәк барып җитәргә ашыгып бара иде. Казлар, хуҗаларының боларны бер дә ял иттермичә, әлсерәтеп куганына җаннары рәнҗеп, сукранып, бу түбәндәге сүзләрне сөйләп баралар иде: «Мужик дисәң,...
Ерткучы хайваннар, бергәләшеп, бер зур Аюны аулап ектылар. Табышны уртага салып, үзара бүләргә тотынганда, бер яктан Куян да килеп, Аюның бер колагына ябышты. Башка ерткучы хайваннар Куянның болай батырчылык иткәненә гаҗәпләнеп һәм ачуланып: «Әй син,...
Ике Чебен, чит мәмләкәтләргә китәргә хәзерләнеп, үзләре илә бергә китәргә Умарта кортын да чакыра башладылар. Бу Чебеннәр чит җирләрнең бик яхшы икәнлеген Байгышлардан ишеткәннәр иде. Чебеннәр ник китмәсеннәр? Туган җирләрендә боларны рәнҗетәләр һәм, чакырылмаган кунак...
Агач күләгәсендә рәхәт-рәхәт йоклаган Көтүчегә таба зәһәрле Җылан угын чыгарып килгәнен шул җирдән ерак түгел бер Черки күреп, Көтүчегә мәрхәмәте килгәнлектән, тиз генә безелдәп барды да Көтүчене тешләп уятты. Көтүче уянды, Җыланны үтерде, ләкин Җыланнан...
Кое янында бер Җылан бөтен дөньяга каршы каһәрләнеп, ачуланып ята иде. Җыланның ачулану өчен генә яратылган һәм зәһәрләнү хисеннән башка хисе юк икәне билгеледер. Шуннан ерак түгел бер җирдә кечкенә генә яшь бер Бәрән, Җыланның...
Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар. Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады. Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән! Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә,...
Эт, Арыслан, Бүре, Төлкегә ничектер күрше торырга туры килеп, болар дүртәве ни генә ауласалар да, дүрт өлешкә бүләргә сүз куештылар. Көннәрдән бер көн Бүре, бер Болан тоткач, иптәшләренә хәбәр бирде. Иптәшләр килделәр: табыш начар түгел....
Яңгырсызлык берлә комга әйләнгән болынлык, игенлекләр өстеннән бер зур Болыт үтеп китеп, бер Диңгезгә барып, бик озак яуды да үзенең җумартлыгы илә шул тирәдәге Тауга мактана башлады. Тау моңар каршы: «И Болыт, Болыт! Диңгездә синнән...
Бүре, Сарыклар абзарына керәм дип, караңгыда яңлыш Этләр сараена керде. Бу кунакның кем икәнлеге сизелгәч, зур тавыш-гауга купты. Этләр каһәрләнделәр. Сугышка хәзерләнделәр. Бер яктан Кешеләр дә: «Карак бар! Карак бар!» — дип кычкырыша башладылар. Бер...