ТАТ РУС ENG

Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр

«Гадәләт»

Ике Тычкан, кайдандыр бер сары май кисәге табып, шул майны берсе берсенә бирмәс өчен талаша башладылар. Күп низагълашканнан соңра, болар, майны тигез, итеп бүлеп бирергә үтенеп, Маймылга хөкемгә бардылар. Маймылның кулында үлчәве бар иде. Ул...

Үзең белгәнне кешедән сорама

—    Исәнме? —    Аллага шөкер. —    Җегеңдә нәрсә бар? —    Утын. —    Ник утын дисең, печән ич! – Ә үзең, печән икәнен белгәч, нәрсәгә сорашасың? (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар....


Беренче мәртәбә мәктәпкә бару

Ибраһим, иртәнге чәйне ашыгып-ашыгып эчеп, дога кыйлды да иң элекке мәртәбә мәктәпкә барырга җыена башлады. Мәктәп һәм анда уку тугърысында Ибраһим төрле сүзләр ишеткәнгә, анда ничек барырмын, ничек ят балалар берлә бергә укырмын дип, анда...


Җылан

Җылан Алла тәгаләдән Сандугач тавышын сорады. Аның өчен Җыланны кирәк көчле күрсен, кирәк көчсез күрсен, һәркайсы һәрничек үлтерергә, бетерергә җанына касд кыйлалар. Җылан мискин мондый һәлакәтле вә куркынычлы гомергә ничек чыдасын? Әгәр дә аңа Сандугач...

Локман Хәким сүзләре

Һәр каплан тиресе кигәнне батыр димә! Сабыр — шатлык ачкычы,  ашыгу — үкенеч ачкычы. Оятсыз хатын тозсыз аш кебидер. Ахмакның күңеле авызында, Гакыллының теле күңелендә. Тере эт үлгән арысланнан яхшырактыр. Берәү сиңа берәүне килеп яманласа,...

Мөрит

Рамазан Шәрифтә бер Мөритнең бик ифтар итәсе килде. Мөрит бу тугрыда күп уйламыйча, бер караңгы бүлмәгә кереп, шәм яндырды да шәмгә тотып җомырка пешерергә тотынды. Җомырка пешкәч, кабыгын әрчеп ашарга гына башлаган иде, кисәктән күзе...

Аю мәҗлесе

Аю мәҗлес ясады. Мәҗлескә үзенең якын күргән Аю җенесен генә хасламаенча, күзенә кем күренеп, күңеленә кем килгәннәрнең берсен дә калдырмыйча чакырды. Белмим, үзенең туган көне булдымы, әллә исемләнгән көне микән? Ни булса да булсын, мәҗлес...

Вагыйз

Вагыйз мәчеттә, бал янына җыелган чебеннәр шикелле халыкны үз әйләнәсенә җыеп, һәр изгелекләргә боерып, һәр әшәке эшләрдән тыеп, үзенең давуди тавышы илә көйләп-көйләп вәгазь әйтәдер иде. Вагыйзнең сүзләре ике ирен арасыннан балдай агып чыга, нәсыйхәтләренә,...