Тукайга багышланган шигырьләр
Ташны ярып чыккан чишмә булып, Ургуымы милләт зарының, Ничә гасыр кабынырга торган Шартлавымы барлык дарының, Күкрәүләрдән кабат сүнмәс өчен Ялтыравы микән яшеннең, Шатлыктанмы, әллә кайгыданмы Түгелүе, халык, яшеңнең? Күтәрмәслек хәлдән заманның да Миләреннән каннар савумы,...
Туган телебезне мактап, Җилферди ап-ак каен. Я ходаем, Габдулланың Рухын шат кыл көн саен. Габдулла Тукай шигырен Укысаң моңландыра. "Фатыйма белән сандугач" Йөрәктә эз калдыра. "Куркак куян", "Таз", "Шүрәле" Булган Тукай уенда. Киңәш биргән ул...
Кушлавыч дигән авылда Тукай туа Сабый чактук әтисе үлеп ятим калган. Әнкәсе Сосна авылына кияүгә бара, Шәрифә әби Габдулланы асырап ала. Өченче яшь булган чакта Габдуллага Әнкәсе үз янына дип чакырып ала. Шатлыклы көн Габдуллада...
Тукай шигырьләре уйландыра, Күңелләрдә нәрсәнедер уяндыра. Әллә ниләр әйтә инде, Күзләремә яшьләр килде. Уянырга куша, уянырга, Киләчәк турында уйланырга. Максатына ирешергә куша, Әгәр сездә чын йөрәк булса. Авырлыклар булса – каршы бар, Уңышлыклар килсә –...
Мөлдерәмә хәсрәт һәм өметләр Һәр шигыреңдә изге халкыма. Күпме газап, хәсрәт күрдең Минем халкымның хакына. Халкым өчен сызлап яна-яна Азатлыгы өчен көрәштең. Дөнья ямен җибәреп, чүп өстәүчеләргә Каршы бардың, аңлаттың, эндәштең. Язмыш сиңа, чеметеп гомер...
(Тукайчы галим Ибраһим Нуруллинга багышлана) Казанда — яз. Иделдә боз ага. Күзәтәбез ярдан елганы. Искә төшә боздай актарылып, Шаулап аккан яшьлек еллары. …Без нибары унсигездә идек, Өчпочмаклы хатлар язганда, Окоплардан туры кайтып кердек Университетлы Казанга....
Гәрәбә кыр… Көяз көнбагышлар Үсмер кызлар кебек сипкелле. Көләч көнбагарлар арасында Туфан балкый кояш шикелле. Бәхетле чак: Туфан — уртабызда… Шушы сурәт гел күз алдымда. Сыйлы көздә кунак булган идек Ганимәтле Арча ягында. Ул яңадан...
Бөек Тукай татар өчен – Халкыбызның йөзеге, Татар өчен генә түгел Тукайның биеклеге. Кардәшебез Әхмәтова Аны тәрҗемә иткән. Бик күпләр хезмәте аша Башка халыкка җиткән. Киң танылган бу дөньяга Яраткан шагыйребез, Шушы хис белән бүген...
Күпме кимсеттеләр әйтеп: «Татар барда, хәтәр бар». Татар барда хәтәр түгел, Татарларда хәтер бар. Онытмыйбыз тамырларны, Тарих кызыксындыра. Дөреслекне ачыклыйбыз Чыгышыбыз турында. Хәтеребездә баһадирлар Дошманга каршы торган, Үз-үзләрен кызганмыйча Ирек өчен кан койган. Истә батыр...
Мең яшәгән картка килгән кебек, Киләчәкләр әле Тукайга. Нияз Акмал. Тукай турында шигырь язмаган татар шагыйре була алмый. Бөекләр турында язганда «кайтты», «кайталар» кебек сүзләр кулланылса, Тукай өчен бу сүзләр артык. Аның...