Тукайга багышланган чәчмә әсәрләр
Шулай беркөнне Габдулла, «Әльислах» идарәсенә килгәч, эчкә кереп китмичә, ишек алды ягына колак салды. Анда кузна уйныйлар иде. Эченә кургаш тутырылган зур кузнаның җиргә дөпелдәп килеп төшүе, сөякнең сөяккә бәрелүе, малайларның я үкенечле, яисә куанычлы...
Быел яз салкын килде. Май урталарына кадәр кешеләр кышның авыр йөген иңнәреннән ташлый алмасалар, агачлар, киресенчә, ялангач ботак-тармакларын җилдә шыелдатып утыра бирделәр. Бүген исә беренче җылы көн. Дөрес, кояш җәйге дәрт белән кыздырырга теләп караса...
Көннәрдән беркөнне, суз иярә сүз чыгып, Тукайның дусларыннан берсе болай диде: — Талантыңа, Габдулла, сүз әйтерлек түгел. Ходай саранлык күрсәтмәгән. Мине менә фамилияң кызыксындыра. «Тукай!» Матур да, яңгыравыклы да. Нәселдән киләме ул, әллә үзең уйлап...
Кояш балкый иде. Шулай булмый хәле юк: ерак Урал елгасы буенда узган унике елдан соң ул, ниһаять, газиз әнкәсе күмелгән туган җиренә аяк басты. Кечкенә, әмма ул чакта зур булып тоелган шатлыклар Казан һәм Казан...
Мең дә тугыз йөз… сәнәнең май ае иде. Кичке уңай. Кояшның тәүлек буена аерылып торган офыгына җәһәтләнеп якынаер чагы җитә. Юк ла, кояш офыкка түгел, ә офык кояшка талпына, сагынып талпына ич. Дөресе шулай, безнең...
Бисмиллаһ-ир-рахман ир-рахим. Уйлар-уйланулар — «Тукай» дигән фән булырга тиеш!— дигән иде Альберт Фәтхи.— Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарихи-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә… Татар галимнәренең вә чит илләрдәге фән эшлеклеләренең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның...
(Ул — мөнбәр тәрәзәбез) Без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр (алга таба да, бу хәл, һичшиксез, шулай дәвам итәчәк) халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен?...
Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган… Язы, киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югала алсын дөньядан?! Бер уйласаң, Тукай әллә кай заманда яшәгән кебек. Яңа тарихны без революциядән соңгы еллар белән санап...
*** Тукай җирендә мин күңелгә моң сулыйм. *** Тукай. Дәрдемәнд. Бер чорда яшәсәләр дә, халыкны төрлечә күргәннәр. Алтын таулар хуҗасының да югалмас мөлкәте сызылып–сызылып шигырьләрендә калган. Үзе дә ачлыктан киселеп, инкыйлабтан соң дөнья кичкән. ...