Тукай сәнгатьтә
Ымсындырма син, яз, ямең белән, Кочагыңа ташланмыйбыз без. Тукай белән очрашмыйча торып, Татар язын башламыйбыз без. Башлап караганга, Тәңре биргән Фасылларны бөек Тукайсыз. Асылыбызны җуя язып калдык, Кала яздык айсыз, имансыз. Язны Тукай үзе...
(Тукайга тәкълит) И туган җир, газиз җир син, Әткәм-әнкәм торган җир. Бу дөньяга аваз салып, Кендек каным тамган җир. И туган җир, изге җир син, Җанга иман иңгән җир. Анам сөте белән бергә Туган телем...
Татарстан! Республикам минем Тынычлык һәм дуслык бакчасы! Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың, Авылларың ямьле — барчасы! Киң Иделең, мәгърур Чулпаннарың Чал тарихың белән шанлы син; Тукай, Сәйдәш, Илһамнарың белән Минтимерең белән данлы син! Кремльнең ахак диварлары...
Дөньяның үзәге кайда? Безнең өчен — Казанда! Башкалабыз — аш-суга бай Кайнап торган казан да. Ай-Кояш кайда яктырак? Дәртле, нурлы, Казанда. Монда язлар авазы да, Яңгырый моңлы азан да. Яшьлек кайда чәчәк ата? Гүзәл җирдә...
(Сатирик поэма) ("Шүрәле"гә ияреп) I Нәкъ безнең көннәрдә бардыр Бер эш — «сайлау» диләр; Сөйләгәндә сүз өчен, Купшы итеп «Сайлаулар» диләр. Гәрчә мандат алмасам да, Кандидат булган идем; Планын әз-мәз коргалап Язган идем, сызган...
(Г.Тукайга ияреп) Кайберәүләр безне булмас эшкә Тәклиф иттеләр*: — Ирек даулап йөрмәгез сез, Үзе килер, көт! — диләр. Көтмибез без, көтә-көтә Узды җитмеш ел гомер, Кәҗә артыннан печәннең Йөргәне юктыр гомер. Нәкъ Союздагы төслүктер...
(Г.Тукайга ияреп) Алар безне тагын булмас эшкә Тәклиф иттеләр: – Менә сиңа яңа паспорт, Россиянин, тот! — диләр. Тотмыйбыз без, сез татарның Милләтенә тигәнсез: Бу бит нәкъ Явыз Иванча — Чукындыру дигән сүз. Милләтсез, телсез...
Без (Пәйгамбәргә) шигырь өйрәтмәдек. (Шигырь чыгару) аңа килешми дә… Коръән, «Йасин» сүрәсе, 69 нчы аять* Күрмисеңмени, алар ни кылганнарын белмичә, болыннар буйлап йөри… тормышка ашмас хыялый сүзләр сөйли. Бары тик… Аллаһны онытмаганнары һәм гаделсезлек кылганнардан...
Тукай җитми. Р. Миңнуллин. («Мәдәният дөньясында» тапшыруы) Тукай җитә, Тукай безнең белән. Әче итеп көлә беләм, Йомшак итеп көлә беләм, Өзелеп-өзелеп елый беләм, Моңлы итеп җырлый беләм, Сагына беләм, көтә беләм, Авырлыкка түзә беләм. Сөя...
Аксак Тимер — бөек, үзе әмир генә! Ә Туктамыш ни дисәң дә — Туктамыш хан! Мин дә шагыйрь… ни гомерләр китә алмыйм Һаман да шул «Тукай» дигән тукталыштан. Мәгълүмдер ки, мин әмир дә, хан да...