Яңалыклар
8 сентябрьдә Казанның Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачылачак, анда шәһәрнең 1нче һәм 7нче Балалар сәнгать мәктәпләре укучылары иҗат иткән сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 2023 елда Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм...
30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанның Мәрҗани урамында үткәрелгән «Милли кием» бәйрәм программасында «Тукай Казанга кайтты…» спектакле күрсәтелде.
23 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән ачылып китте.
2023 елның 14 августында композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгарига 70 яшь тула.
4 августта Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинга 80 яшь тула.
Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбияты мөгаллиме булып эшләүче Казан шагыйре Лилия Газизова (Жанти) «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
30 август – Татарстан Республикасы көнендә Казанда халык өчен бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Бу көнне Иске Татар бистәсендә режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты…» авторлык спектале күрсәтеләчәк.
25-27 августта Татарстанның Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинары узачак.
1 августта Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020) тууына 75 ел тула. 29 августта Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрьнең иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты узачак.
23-25 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Һәр ел үткәрелә торган вакыйгалар программасы 23 августта татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак.