Яңалыклар
2015 елның 20 февралендә, 16.00 сәгатьтә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Ирина Колмогорцеваның шәхси күргәзмәсе ачыла. Халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музее...
Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни җәмгыятьләре үз халыкларының бөек шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә иттерү өчен “Каспий – дуслык диңгезе” исемле иҗади бәйге уздыра. 2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителү уңаеннан, Россия Язучылар берлегенең Әстерхан өлкәсе бүлеге...
2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителде. Әдәбиятка багышланган яңа ел башлану уңаеннан Татарстан язучылары күренекле татар язучыларының каберләренә чәчәкләр салды. Казанның борынгы Татар зиратында бик күп танылган язучылар һәм шагыйрьләр җирләнгән –...
2015 елның 30 гыйнварында Күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда кичә узды. Татар шагыйре Габдулла Тукайның замандашы Муса Бигиев (1875-1949) – каршылыклы...
2015 елның февралендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы китапханәсенә татар шагыйре Габдулла Тукай исеме биреләчәк. Әлеге вакытта китапханә бинасында төзекләндерү эшләре бара. 6 мең халкы булган һәм күпчелеген татар милләте вәкилләре тәшкил иткән Иске Кулатка...
2015 елның 6 февралендә Новосибирск шәһәренең сәнгать музеенда “Шүрәле иле” исемле күргәзмә ачыла. Анда татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренең герое – Шүрәлегә багышлап Благовещенск, Алабуга, Казан, Чаллы, Мәскәү, Омск, Санкт-Петербург һәм Уфа рәссамнары төрле техникада...
2015 елның апрелендә Татарстанның Түбән Кама шәһәре Үзәк китапханәсе татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган традицион шигырь укучылар бәйгесе оештырачак. Быел 26 апрельдә бөек шагыйрьнең тууына 129 ел тулачак. Шулай ук бу юлы әлеге...
2015 елның 25 гыйнварында Чувашия Республикасының Комсомол районындагы Тукай авылында яңа мәдрәсә бинасы ачылды. Авыл халкы аны “Тукай мәдрәсәсе” дип атап йөртә. Бу уку йорты авылның бизәге генә түгел, ә бөтен Чувашия мөселманнары өчен әһәмиятле...
2015 елның 30 гыйнварында Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән, күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан кичә оештырыла. Халык...
Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 ел премиясенә дәгъва белдерүчеләрдән эшләр кабул итә башлады. Бу дәрәҗәле премиягә милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән һәм танылу алган әдәбият, сәнгать әсәре...