ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Ваһапов фестивале Тукайга багышлана

Казанда яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге җиденче халыкара татар җыры фестивале ачылды. Быел фестиваль Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана. Концертта конкурсның Гран-при иясе Филүс Каһиров, лауреатлар Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри һәм...

Татарстанда беренче тапкыр Тукай укулары үтте

Татарстанда беренче тапкыр Тукай укулары узды. Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлаган җыенны үткәрү урыны итеп Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе сайланган. Укулар вакытында укучылар Тукай шәхесенә һәм иҗатына карата зур кызыксыну белдергән....

Казанда Г.Тукайга багышланган Халыкара конференция узачак

ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2011 елның 25 апрелендә Казанның «Корстон» бинасында узачак халыкара фәнни-гамәли конференциягә чакыра. “Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла...

Тукайның туган ягы – Арча төбәгендә юбилей чаралары җәй көне узачак

  Габдулла Тукайның 125 еллыгына юбилей чаралары Татарстан Республикасының Арча районында, шагыйрь белән бәйле Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында җәй айларында узачак. Бу хакта Тукайны искә алу көнендә ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов хәбәр итте....

“Тукай моңнар”ын көйгә салган музыкант Рөстәм Абязов турында фильм

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган, Татарстанның халык артисты, “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовның иҗаты турында сөйләүче “Тукай белән илһамланып” документаль фильм премьерасы 29 мартта Казанның «Мир» кинотеатрында үтте. Фильм...

Минзәлә театрында — Тукай көннәре

Татарстанның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында дүрт көн рәттән – 25-28 апрель көннәрендә Тукай көннәре уздырыла. Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулу һәм 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителү уңаеннан, театр Зиннур Хөсниярның...

«Болгар номерлары» нигезендә төзеләчәк бинада Тукай бүлмәсе булачак

Казандагы 33 һәйкәл-истәлекле урын 1996 елдан бүгенгә кадәр вакыт эчендә юкка чыгарылган, икенче төрле әйткәндә, кайтарып булмаслык югалтылган, шуларның 4се – соңгы 5 елда, дип нәтиҗә чыгарды Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Татарстанны гына түгел,...

“Шәрык” яшьләре филармония сәхнәсендә бәйрәм итте

  Быел Казанның “Шәрык” татар яшьләр клубы үзенең 105 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 18 апрельдә Татарстан башкаласының Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында “Шәрык” яшьләре үзләре белән даими элемтәдә торган татар...

Чиләбе өлкәсе Тукай турында тарихи һәм әдәби хәтер барлый

  Чиләбенең Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, 14 апрельда әдәби кичә булып узган. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылган бу чара Акмулла исемендәге татар-башкорт әдәби берләшмәсе һәм Россия Язучылар...

Тукайның туганы белән очрашу узды

Татарстанның Чаллы шәһәрендә Тукайның туганы белән очрашу узды. Чаллының хезмәт ветераннары пансионаты җитәкчелеге тарафыннан оештырылган әлеге чарага Тукайның әнисе ягыннан туганы Мират Монасыйпов чакырылган иде. Мират Фоат улы Кытайда туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Озак...