ТАТ РУС ENG

Мәкаләләр

Игълан

Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи Мотыйгыйядән чыктым. Бинаән галәйһи дустларым вә якыннарыма игълам итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар: Уральск. Гостиница «Казань». А. Тукаеву. Бакый ихтирам: Г. Тукаев.    ...

Сабын ашаганнар

(Хикәя) Казанның карт бер хәзрәтенең тиле-миле генә надан бер мәхдүме урамнан бара икән; шул вакыт бер тәрәзәдән берничә татар яшьләренең җыелышып күмәч белән сыр (эремчек) ашаганнарын күргән. Бу эш рамазан шәрифтә һәм дә көпә-көндез эшләнгәнгә,...

Ике хәзрәт вә извозчик

(Хикәя)   Ике хәзрәт фәкыйрь генә бер мужикта эчләре шартлаганчы ашап чыгалар да, икендегә җитешә алмабыз дипме, ни өчендер извозчик ялламакчы булалар. Берсе кычкыра: — Извозчик! Фәлән җиргә 15 тиен!— ди. Извозчик: — Юк, хәзрәтләр,...

Гаҗәп талантлар

(Истигъдаде фәүкылгадә) Һади Максудиның(1) — бик матур мәузугъ (тема)лардан бик тозсыз мәкаләләр язарга; Рәшит казыйның(2) — үз-үзен мактарга; Шәһидуллиннең(3) — игълан җыярга; Хәмзә ахунның(4) — донос ясарга; Вәли мулланың(5) — вәкыф малы ашарга; Чәйдәшевләрнең(6) —...

«Яшен» мәрхүм

«Яшен» мәрхүм үлем түшәгендә яттыкларында, бәндәләре хазир вә назир* идем. Бичараның актык сулышлары якыная иде. Мин, мөселман булдыгымнан, «Яшен» мәрхүмнең тере заманда динчеләрнең теңкәсенә тиеп үзәгенә үткәнгә, имансыз китүеннән бик каты куркып, бичараның янында һаман...

Кеше — хайваннар

Үрдәк — чапан эчендә симергән бай хатыныдыр. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер. Мәче башлы ябалак — татар суфи вә хафизыдыр. Үзенең ризыгын караңгыда гына табар. Күке — «Кәримев-Хөсәенев» ширкәтедер(1). Үзе оя ясамыйча,...

Керешү хотбәсе

Әлхәмде лимән халәкаль-инсанә минәт-таши вәттупрак. Вә зәййәнәһү билбаши вәлборный вәлколак. Вәлләгънәтел лиш шәйтан әлләзи зәййәнәл-болака «Билпьяныл хап»(1). Вә нәууарәл-Печән базарә биләнвагыйн нәҗасати вәлпычрак. Вә әмләә бәлдәтел Орски биәнвагый сәфсәтатин Әхмәд әл-Исхак(2). Вә бәшарә фирмәтел Кәримеф...

Акыллы башлар

Бер татар приказчигы: — Тамчы, тамчы тамар да күл булыр, — дип әйтте дә, ди, байның кассасын аз-азлап чиертергә тотынды, ди. Күп тә үтмичә, самавырчы малайлыктан «Печән базары бае»лыкка тәрәкъкый итте, ди. Бер татар бае:...

Фәлсәфи сүзләр

«Җәүһәр җирдә ятмый», — дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга. «Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең», — дигән булалар, вәхаләнки кабер казучылар көненә икешәр кешегә баз казыйлар да, үзләре төшмиләр. «Сүзең көмеш булса, тик торуың...

«Гыйшык» уты

Аһ, җаным! Яңа алган амрикан кәвеш олтаным! Ул — синең ике данә мәскәүский дуга кеби кәкре кашларың! Ул — кап-кара чәчләреңнең озынлыгы һәм куелыгы! Гүя Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгы! Ул — синең китайский...