ТАТ РУС ENG

Мәкаләләр

Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре»

«Мәктәп» журналыннан(1): «Мәктәп исламиятнең иң мөкаддәс хәрәме иде. Шаригы кәбир нәбие көрим галәйһис-салате вәссәлам хәзрәтләри һиҗрәт сәнәсендә Мәдинәи мөнәүвәрәя васыйль улыр-улмас, үзләренә һәм әһле бәетләренә ханәи сәгадәт бина итүдән кабел иң әүвәл бер мәктәп, бер...

Уянгач беренче эшем

Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат язылып ташланган. Ул мәнзумат, вак-вак диваннарга тәдвин ителеп, төрек-татар галәменең һәр ягына таралган. Гәрчә һичбер диванның басылу саны икедән артмаган...

Әстерхан мөзакәрәләре

— Әссәламегаләйкем, туганкай. — Вәгаләйкемәссәлам. — Туганкай, безне танымый торгансыз? Ихтимал, рус диеп тә белгәнсез? Минем озын сачемә карама, туганым, мин мөселман; мин, мин — «Идел» мөхәррире*. Бу кулыңда нинди кәгазьләр? — «Ялт-йолт» журналы. —...

Былтырның хисабы

Былтыр «Ялт-йолт», тәмам төгәл утыз яшенә җитеп*, ир уртасы кеше булды. Шушы яңа ел башында милләт акча бирсә (елга өч сум, ярты елга сум илле тиен), башлы-күзле булам дигән була. Өйләнгәч, вакытында чыгасың, вакытында керәсең,...

Мәкальле киңәшләр

«Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» дигәч тә, «барабыз»га утыргач, Печән базары буенча ямщик шикелле җырлап үтмә. «Ярлының угылы булганчы, байның колы бул» дигәч тә, баеңның һәр төчкерегенә «ярхәмекә Алла» дип торма вә һәр йөткерүенә...

Яңлыш уйланмасын

Мәгълүмдер ки, 37 нче номер «Ялт-йолт»тагы «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» сәрләүхәле шигырь мәзкүр журналга басылудан мөкаддәм «Йолдыз» гәзитәсендә дәреҗ ителгән иде. Шул вакыт «Йолдыз» идарәсе шигырьдәге «әүлияләр» дигән сүзгә махсус галәмәт куеп, гәзитәнең итәгенә: «Дустлар» мәгънәсендә...

Хәзер җиләк-җимеш вакыты

Карбыз — Пуришкевич* вә әтбагының башы. Эче тулы кара орлык. Кавын — бу җимеш татар голямасының башы. Моның орлыгын ярган кеше сиксән хокыб тәмугда яначак. Һәр хокыб сиксән мең ел бугай. Чөгендер — бу бик...

Динчеләр куаныштылар

Оренбург муллалары үткән рамазанда, руза тотмаган кешеләрне тотып ябарга ярдәм итешер өчен, палисәдән городовойлар сораганнар. Палисә отказайт итмәгән. Шулай итеп, Форштадта* берничә кешене вә бер-ике мөсафирне, «җинаять» урынында тотып, часка япканнар. Менә бу инде эш:...

Хаксызлыктан котылдык

Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз идек. Безнең аз-аз гына сайланмый калган «кияү»емез, гакылында булган үткенлектән туган урынлы замечаниеләре белән, эштән йә эшсезлектән...

Тегеннән-шуннан

Петербургта «Синий журнал» дигән, тышлык кәгазе күк төстә булган атналык бер мәҗәллә бар. Әлбәттә, бу төс журналның үзендә булган бер хасиятне-фәләнне күрсәтми; просто күк журнал, күк күгәрчен кеби, атнага бер мәртәбә оядан очып чыга да...