Иҗат
Борын заманда Мисырда шундый гадәт бар иде: мәсәлән, бер баерак Кеше үлсә, аның җеназасы артыннан ялланган Нәүхәчеләр (Егълаучылар) җибәрәләр иде. Шул Нәүхәчеләр, зыяратка барып җиткәнче һәм кайтканчы, җеназа артыннан бер дә калмыйча, егълап йөриләр иде....
Ниндидер бер Аш пешерүче, биш-ун гына минутка күршедәге кабакка кереп, ашханәдәге кәбаб булачак итләрне Тычканнан, Күседән сакларга Мәчене калдырган иде. Берзаман Аш пешерүче кайтып керсә, ни күзе берлә күрсен: идәндә бәлеш төпләре, каз ботлары, паштет...
Мин Пәйгамбәр түгел. Әмма шәм янында күп әйләнгән Күбәләкнең канаты көячәкне алдан хәбәр бирәмен. Болай итүем илә мине «Пәйгамбәрләнә» дип сүкмәңез. Исемдә юк, нинди суның яр башындадыр, су падишаһлыгының дошманнары — Балыкчылар, кармакларыны салып, калкавычтан...
Көтүче кыш көнендә урманда бер агач төбеннән берничә Кыр кәҗәләре тапты. Менә, Көтүченең уенча, байлык! Менә хәзинә!.. Бу кадәр байлык вә бәхеткә ничек чыдарга кирәк? Көтүче, мискин, ихтыярсыз, күзеннән яшь чыгара-чыгара, Ходайга шөкер итә иде....
Ашханә тәрәзәсе төбендә Актырнак илә Сарыбай кояшка каршы җылынып яталар иде. Шулай ятканда, сүздән сүз чыгып, этләрнең тормышларыннан, көн күрмешләреннән күп сүзләр сөйләнде. Актырнак әйтә: «И дустым! Бу дөньяда сөешү-дустлашудан да татлырак нәрсә бар микән, ике...
Һавадан бер Каракош килеп, куй көтүе өстенә төште дә туганына бер-ике генә ай булган бер Бәрәнне тырнагына элеп китте. Бу хәлне якыннан гына карап торган бер Козгын баласы күреп, үзенә-үзе: «Инде алгач, зуррак куйны алырга...
Бер Иптәшем илә сәфәрдә йөргәндә, кич булгач, бер авылга фатирга кереп, йокыга яттык. Берзаман иртә берлән торсам, күрше бүлмәдән Иптәшемнең кычкырган, ыңгырашкан, ишәк кеби бакырган тавышы ишетелә. Кичә кич кенә бернәрсәсез, сәламәт яткан Иптәшемнең бу...
Тычканнар, беркөнне җыелып, үзләрен һәртөрле куркынычлардан сакламакчы булдылар. Бу җыендагы гакыл илә, Тычканнарга, Мәчеләрдән курыкмыйча, Аш пешерүчеләрне, Асрауларны бер дә шикләнмичә гакылдан яздырырга мөмкин булачак. Бу мәҗлестә рәис, кемнең койрыгы озын булса, шул булачак булды....
Чүплек башларында казына торгач, Әтәч ничектер бер Әнҗе бөртеге тапты да үз-үзенә сукранып сөйләргә тотынды: «Энҗе, дигән булалар! Бу Энҗе нинди юк нәрсә! Әгәр бу табылганчы, миңа, казып мәшәкатьләнгәнем өчен, бер Тары ярмасы табылган булса,...
Олы юл янында, куаклыкта, кичкә табарак бер Юл кисүче Карак, оясыннан башын чыгарып яткан ач Бүре кеби, киң Сәхраларны, ерак тауларны бер-бер күзеннән үткәреп, кичке ашлык берәр нәрсә булмасмы өмиде илә ята иде. Берзаман Карак...