Иҗат
Думаның хәзерге хәле мәче тырнагындагы тычкан хәленә бик охшашлыдыр. Тычканны мәченең бер иркенгә җибәргән булып, тагы барып басканы кеби, бюрократия дә Думада чын хөррият сөючеләрне, сөйләткән булып, сөйләп бетерер-бетермәс шып иттереп басып аладыр. Мәҗлеснең башлыгы...
Бу көн мәгариф назыйренең гомуми укыту хакында биргән закон ляихәсе каралды. Бу закон ляихәсен бер комиссиянең каравына бирергә 198 депутат заявление бирделәр. Владимир Гисин*: «Гомуми укыту гаять мөһим эш. Чөнки безнең Думамыз аның өстенә бина...
Кеше бер әсәрне болай өсттән генә укып чыккан вакытта, шул әсәрнең иң яхшы вә мәгънәле сәтырлары илә мәгънәсез вә биһудә сәтырларыны тәфрикъ итә алмыйдыр. Әгәр уртадан бер мөнтәкыйд чыгып, шул ук әсәрне иләктән сөзеп чыгарып,...
(Кыйтга) И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа! И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа! Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле! Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия! Алты елда үзгәреп китте...
Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә Алланың, Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның. Син күрерсең тугъры юл тапканны күп төркем халык, Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык. Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб...
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш: Керләнеп...
Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын. Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син, Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син. Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни...
Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм; Күз йомалмыйм төн буе, йомсам — коточкыч төш күрәм. Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм; Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит...
(Русчадан мокътәбәс) Гафу әйлә, кичер мине, Ходам җаным, Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым; Кайсы чакта артык шаян булып китеп, Берчак юктан гына ямансылауларым. Кичрелсәче, Тәңрем, бәгърем әти, әни, Дәү әнием, апайларым, бабай, әби; Хозурыңда...
Һәрбер имам бездә койрык булган чакта, Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, — — Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип, Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта, — Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен...