ТАТ РУС ENG

Иҗат

Рәсемгә ишарә

Шулай чорнап тора безне җәһаләт, Шулай, тырп итмә! — ди безгә сәфаләт. Күрәмсез: бу кырык башлы чаян бит, Ачык күз алдыңызда бит, гаян бит. Каты ләктек, мәҗаль юк ычкынырга, Мөхаль бит ычкынубән кычкырырга. Котылсак та,...

Пыяла баш

Карагыз сез безем хәзрәт миенә, Миендә мәгърифәт дәрде биимә? Ачык яздык миен — мисле пыяла, Әдәп әһле карарга да ояла. Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә: Ялангач кыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә. Белү юк башканы, бар белгәне...

Хур кызына

Әгәр җәннәтдә күрсәм бән йөзеңни, Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни. Беләм инде: бәни мәфтүн итәрсең, Сихерләрсең, бәни әфсүн итәрсең, Сәнең хөснең, табигыйдер, сәмави, Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнави. Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен, Яратырмын,...

Борадәранә нәсыйхәт 

Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз; Матлабындан газими һич кемсә мәэюс әйләмәз. Тәңремезнең әмредер йа безләрә: «Ля тәйәсү!» Яшь төрек, бәс, мөстәбид йәд иснәмәз, пус әйләмәз. Парласын шәмсең сәнең; күрмәзсә — әгъма күрмәсен; Кәүкәбеңне хак...

Пушкиннән

Синең зәүҗең сән, и яшь кыз, матурны, Белеп кадрең, тәмең татып ятырмы? Тагы алты хатын алыр, тагын да Алыр, — туймас, алыр җан бар чагында. Була калсаң җиденче, хәл начар, кыз! Шуңар чаклы йөгер фонтанга,...

Мәхвидәрмесән?

Мәхвидәрмесән бу рәсмә, дилбәрем, бу шагыйри? Үлмәдекчә фаригъ улмазмы бу дәрдең шагыйли? Җаным ул, фазлит бәңа сән, улма җани җаныма; Бән үләрсәм, шөбһәсез, сәнсең җинаять фагыйли. Шәэнеңезгә, и мәләк, рикъкать, тәрәххемләр кәрәк; Сән дәгелсең анларың...

Мөхәрриргә («Китмәсен кәйфең…»)

Китмәсен кәйфең, мөхәррир! дирсәләр, дәһри сәңа; Сән гасәл вир анлара, гәр вирсәләр зәһри сәңа. Бәнчә, сезне җаһиланең сәүмәсе лязим дәгел; Сәүмәсен, варсын, сираять итмәсен җәһли сәңа. Чәкмә гамь! Кяфер дисен, динсез дисен, дәһри дисен, Кәлмәсен...

Татар кызларына

(Сөям дә, сөймим дә, яратам да, яратмыйм да) Сөям сезнең сызылган кашыңызны, Тузылган сачыңызны, башыңызны. Яратам тәмле, татлы сүзеңезне, Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне. Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне, Бу мактауга ризалык бирдеңезме? Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,...

Кемне сөяргә кирәк?

Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә? Үзең аусаң да, аудармый сөяргә? Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң? Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң? Бу дөньяда сине кем иркәли соң? Бәлаләрдән сине кем киртәли соң? Синең...

Сорыкортларга

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар; Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр; Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май! Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр; Көнен...