Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр
Ике Тычкан, кайдандыр бер сары май кисәге табып, шул майны берсе берсенә бирмәс өчен талаша башладылар. Күп низагълашканнан соңра, болар, майны тигез, итеп бүлеп бирергә үтенеп, Маймылга хөкемгә бардылар. Маймылның кулында үлчәве бар иде. Ул...
— Исәнме? — Аллага шөкер. — Җегеңдә нәрсә бар? — Утын. — Ник утын дисең, печән ич! – Ә үзең, печән икәнен белгәч, нәрсәгә сорашасың? (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар....
Эткә сөяк бирделәр. Эт күрде ки, сөяк яп-ялангач, аз гына ябышып калган ите дә юк. Ул аны ыргытып ташлады. Төлке исә шул ук сөякне болай эшләтте: ул аны тешләре берлән кисәк-кисәк итеп ватты да эченнән...
Ибраһим, иртәнге чәйне ашыгып-ашыгып эчеп, дога кыйлды да иң элекке мәртәбә мәктәпкә барырга җыена башлады. Мәктәп һәм анда уку тугърысында Ибраһим төрле сүзләр ишеткәнгә, анда ничек барырмын, ничек ят балалар берлә бергә укырмын дип, анда...
Ике Асрау кыз саран гына, җыйнак кына булган бай бер Карчыкта хезмәт итәләр иде. Карчык бу ике Асрау кызны, таң беленеп, беренче Әтәч кычкыру белән үк уятып, эшкә куша иде. Асрау кызларга иртә тору бик...
Җылан Алла тәгаләдән Сандугач тавышын сорады. Аның өчен Җыланны кирәк көчле күрсен, кирәк көчсез күрсен, һәркайсы һәрничек үлтерергә, бетерергә җанына касд кыйлалар. Җылан мискин мондый һәлакәтле вә куркынычлы гомергә ничек чыдасын? Әгәр дә аңа Сандугач...
Һәр каплан тиресе кигәнне батыр димә! Сабыр — шатлык ачкычы, ашыгу — үкенеч ачкычы. Оятсыз хатын тозсыз аш кебидер. Ахмакның күңеле авызында, Гакыллының теле күңелендә. Тере эт үлгән арысланнан яхшырактыр. Берәү сиңа берәүне килеп яманласа,...
Рамазан Шәрифтә бер Мөритнең бик ифтар итәсе килде. Мөрит бу тугрыда күп уйламыйча, бер караңгы бүлмәгә кереп, шәм яндырды да шәмгә тотып җомырка пешерергә тотынды. Җомырка пешкәч, кабыгын әрчеп ашарга гына башлаган иде, кисәктән күзе...
Аю мәҗлес ясады. Мәҗлескә үзенең якын күргән Аю җенесен генә хасламаенча, күзенә кем күренеп, күңеленә кем килгәннәрнең берсен дә калдырмыйча чакырды. Белмим, үзенең туган көне булдымы, әллә исемләнгән көне микән? Ни булса да булсын, мәҗлес...
Вагыйз мәчеттә, бал янына җыелган чебеннәр шикелле халыкны үз әйләнәсенә җыеп, һәр изгелекләргә боерып, һәр әшәке эшләрдән тыеп, үзенең давуди тавышы илә көйләп-көйләп вәгазь әйтәдер иде. Вагыйзнең сүзләре ике ирен арасыннан балдай агып чыга, нәсыйхәтләренә,...