ТАТ РУС ENG

Без – Тукайлы халык!



Анкарада Габдулла Тукай урамы

Төркия башкаласы Анкарада Габдулла Тукай урамы бар. Әлеге урамда «Казан» татар җәмгыяте урнашкан. 2011 елның 26 маенда Габдулла Тукай урамында татар шагыйренең һәйкәле дә куелды. Анкарада Габдулла Тукай урамы һәм һәйкәле. (Ләвәнт Болыт фотолары)



 Шәфигулла ГАРИПОВ Бәчек авылында Тукай туганнары

Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә, Әтнә районының Каенсар авылыннан китеп, Яшел Үзән районындагы Бәчек авылында яшәгән. Аның тормышы белән кызыксыну максатында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Бәчек авылында булдык. Безне Тукай фондының Яшел Үзән...


 Вахит ИМАМОВ Без – Тукайлы халык!

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы җитте. Күңелләрне зур горурлык били. Җиһанда нибары 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бүтән бер генә төрки шагыйрь дә юк!...

Нәфикъ Яһудин Тукай турында авылдашлары

24.IV-46. Минем соңгы көннәрем Тукай белән узды. Бу көннәрдә мин, дөньяның башка кайгы-хәсрәтләрен онытып, фәкать Тукай белән яшәдем: Тукай көнендә сөйләү өчен докладка әзерләндем, Тукай шигырьләрен һәм аның турында язылган шигырьләрне укыдым. Ә менә бүген...

Гали АКЫШ Тукай турында…

Гали АКЫШ (1918–2011), Бөтендөнья татар лигасы мактаулы рәисе: 15 апрель көнне һәр ел саен, хәтерем ялгышмаса, 1920 еллардан бирле йола белән уздырабыз. 15 апрель – олы даһи шагыйребезнең үлгән көне булу сәбәпле, Тукайны искә алабыз....