ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Шәхесләр Тукай турында

Михаэль ФРИДРИХ Тукай турында…

Михаэль Фридрих – Вамберг университеты мөгаллиме: Тукай халык шагыйре булган һәм гади кешеләр нәрсә белән яшәсә, шуның белән яшәгән. Шуңа күрә аны халык яраткан, шуның кадәр яраткан ки, соңгы юлга озатырга хисапсыз кеше җыелган, алар...

Миркасыйм УСМАНОВ Тукай турында…

Миркасыйм Усманов (1934-2010) – тарихчы, археограф, язучы, ТАССР ның атказанган фән эшлеклесе: Тукай үз иҗатында күп гасырлы татар һәм бөтен төрки шигъриятенең тәҗрибәсен гомумиләштергән; төрки шигърият аша иран-гарәп классикасы традицияләрен кабул иткән, ә ул традицияләр,...

УЙГУН Тукай турында…

Уйгун (Рәхмәтулла Атакузиев, 1905–1990) – үзбәк шагыйре, Үзбәкстан халык шагыйре: Тукай үзбәк халкына күптән таныш һәм якын. Без электән, мәктәп елларыннан ук, “Туган тел” китабында басылган аның гүзәл шигырьләрен яттан белә идек. Без чын күңелдән...

Людмила ТАТЬЯНИЧЕВА Тукай турында…

Людмила Татьяничева (1915-1979) – рус шагыйрәсе, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты: Мең тапкырлар исбатланган – бөек шагыйрьләрнең туган көне генә була. Аларның гомере, вакытның үзе кебек, чиксез һәм көдрәтле. Аларның иҗаты – барлык буыннарның казанышы, барлык...

Олжас СӨЛӘЙМАНОВ Тукай турында…

Олжас Сөләйманов, казах язучысы: Казан электән үзенең катлаулы һәм ямьле рухи образы белән дала ягы хыялын дулкынландыра иде, гасыр башында Габдулла Тукай да шуның аерылгысыз өлеше булды. Унтугызынчы гасырда, татар халкының демократик мәдәнияте күтәрелгәндә, Казан...

Василий СТОЛЯРОВ Тукай турында…

Василий Столяров, мари язучысы: Тукай – үзенең бөтен тамырлары белән татар халкына үрелгән милли шагыйрь. Әмма шул ук вакытта минем, мари халкы кебек, һәр халык аны үзенеке дип атый ала, чөнки Тукай үз милләтенең авыр...

Тимергали НУРТАЗИН Тукай турында…

Тимергали Нуртазин, казах язучысы: Казахлар Тукайны үз шагыйре дип саный, аның исемен саклый, аның иҗатын югары куя, аның истәлегенә хөрмәт белән карый. Демократик юнәлештәге казах шагыйрьләре (С.Торайгыров, С.Донентаев, Е.Буйрин һәм башкалар) Абай һәм Тукайны шигъри...

Алпысбай МУСАЕВ Тукай турында…

Алпысбай Мусаев – филология фәннәре докторы, профессор (Казахстан): XX гасырның беренче дистә елларында Россия империясенең изелгән халыклары әдәбиятында төп тема гаделлек һәм тигез хокук өчен көрәш, халыклар мәгарифе, белемгә чакыру була. Шуңа күрә “Айкап”, “Казахстан”,...

Рувим МОРАН Тукай турында…

Рувим Моран (1908-1986) – рус шагыйре, тәрҗемәче: Тукайның һаман да ахыргача өйрәнелмәгән иҗаты кыска җиде елга сыеп бетә, әмма ул байлык берничә озын гомергә җитәр иде. Тукай бөеклегенең бер чалымы шунда. Ул яраткан Лермонтов үзенең...

Сергей МИХАЛКОВ Тукай турында…

Сергей МИХАЛКОВ (1913-2009) – рус язучысы, Ленин премиясе лауреаты (1970) һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1941, 1942, 1950, 1978): Кызыклы факттан башлыйм. Әле 1809 елда бөек инглиз шагыйре Байрон “Альбомга” шигырен язган. 1836 елда Михаил...