Яңалыклар
2012 елның 26 октябрендә Казанның Г.Тукай Әдәби музеенда галим Нурмөхәммәт Хисамовның “Татар шагыйрьләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Тукай музеенда мәдәният һәм сәнгать әһелләре, галимнәр...
2012 елның 6–11 ноябрендә Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Уфада узачак “Театрлы Идел буе” Идел буе федераль округы фестивалендә катнашачак. Фестивальдә шулай ук Самара, Пенза, Оренбург, Ижау, Чиләбе, Чабаксар, Чаллы, Ульян һәм Уфа театрлары...
2012 елның 5 октябрендә Көнбатыш Казахстанда урнашкан Уральск шәһәрендә Рөстәм Вафеевның нәшир һәм җырчы Камил Мотыйгига багышланган «Господин издатель» исемле китабы тәкъдим ителде. Җирле Татар мәдәни үзәгендә узган иҗади кичәне Уральскиның Г.Тукай музее директоры...
2012 елның 12 октябрендә Казанда Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең Казанга кайтуына 105 ел тулуга багышланган «Алдыбызда бит Казан!..» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Мәгълүм булганча, нәкъ моннан 105 ел элек шагыйрь Габдулла Тукай, 12 ел...
2012 елның 5 октябрендә Казанда Г.Тукайның әдәби музеенда «Шүрәле» әсәре иҗат ителүнең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Шүрәле безгә кечкенә чактан ук үзенең мөгезе, озын бармаклары белән таныш «урман сарыгы». Күп кенә осталар –...
Мәскәүнең «Мәрҗани» фонды «Шүрәле иле» дип исемләнгән сәнгать проектының рус һәм инглиз телләрендәге каталогын бастырып чыгарды. Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрендәге Шүрәле образына багышланган күргәзмә шагыйрьнең 125 еллык юбилее уңаеннан 2011 елда оештырылган иде. Анда...
2012 елның 5 октябрендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда шагыйрьнең “Шүрәле” әкият-поэмасы иҗат ителүгә 105 ел тулуга багышланган әдәби–музыкаль кичә уза. “Шүрәле” поэмасы Габдулла Тукай иҗатының иң бай чорында – 1905–1907 елларда – язылган. Әгәр...
Пермь краеның Барда районында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелырга мөмкин. Бу хакта район башлыгы Сергей Ибраев сентябрьдә аенда ветераннар белән уздырылган очрашу вакытында хәбәр итте. Район үзәгендә Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру өчен Пермь краеның...
Габдулла Тукайның данлыклы “Шүрәле”сен бүген дөньяның унбиш милләт баласы укый ала. Татар шагыйренең әлеге әсәрен хәзер гарәп балалары да укый ала. Татар әкиятен гарәпчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь Әшраф Әбуль Язидның Казанга беренче генә килүе түгел....
Уфа сәнгать галереясендә 2012 елның 26 сентябрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан әзерләнгән “Шүрәле һәм мин” күргәзмәсе ачылачак. Әлеге күргәзмә шагыйрьнең юбилее уңаеннан Татарстанның Сынлы сәнгать музее, Башкортстанның Заманча сәнгать музее, Мәскәүнең Мәрҗани...