ТАТ РУС ENG

Хәбәрләр

Фәнис Яруллин әсәре – театр сәхнәсендә

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2014 елның ноябрендә үзенең  туган көнен бәйрәм итә. Шушы уңайдан, 6 һәм 7 ноябрьдә театрда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин...

Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе

2014 елның 8 октябрендә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачылды. Ул аның 85 яшьлек юбилей вакыйгасына багышлана. Искәндәр Рафиковның...

Илһам Шакировның иҗади эшчәнлегенә 60 ел

2014 елның 26 сентябрендә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның иҗади эшчәнлегенә 60 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт программасында...

Язучы Миргазиян Юныс вафат булды

  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучы Миргазиян Юныс 2014 елның 3 июнендә вафат булды. Әдәбият тәнкыйтьчесе Равил Рахманның: «Миргазиян Юныс әсәрләрен укымаган кешенең үзен татар зыялысы дип санарга хакы юк”, дигән сүзләре бар.Миргазиян...

Рөстәм Мингалим вафат

2014 елның 2 июнендә язучылар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимне соңгы юлга озатты. Шагыйрь, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә...

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

  2014 елның 23 маенда Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының күренекле артисты, СССРның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка кабер...

Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу

  2014 елның 21 апрелендә Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 17.00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова  белән иҗади очрашу...

Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе

  2014 елның 25 апрелендә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе.  Актриса үзенең 60 яшьлеге белән беррәттән, Камал...

Бөекбритания белән Латвия татарлары һәм башкортлары Фән Вәлиәхмәтовка хөрмәт күрсәтә

2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп җырчы һәм гармунчы, инде илле ел иҗади эшчәнлек алып барган Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов тәкъдим ителде. Бу премиягә лаек булачак лауреатларның исемнәре...

Туфан Миңнуллинга багышланган фильм

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, озак еллар депутат булып хезмәт иткән дәүләт эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган яңа документаль фильмның премьерасы булды. Ул 2014 елның 24 апрелендә Казанның “Мир” кинотеатрында...