ТАТ РУС ENG

Тукай турында замандашлары

Якуб БАЙБУРИН Габдулла Тукаев хатирәсе

1910 нчы елның май ае иде. Ул вакыт Ташаяк ярминкәсенең иң кызу чагы иде.Бер көнне төштән соң олуг шагыйрь Габдулла Тукаев фатирга алҗып кайтып* (*…фатирга алҗып кайтып… — 1910 елның маенда Г. Тукай, Ф. Әмирхан,...

Фатих ӘМИРХАН Тукай вә хатын-кыз

<…> Тукайның шәхесе белән таныш даирәләрдә йөргән кешеләрнең ишеткәннәре бардыр, ул хатын-кыздан кача, хатын-кыз булган мәҗлесләрдә булмаска тырыша иде. Гомумән дә күбрәк кешеле мәҗлесләрне сөйми торган, әүвәл танышкан кешеләрдән ятсына торган вә ятсынган кешеләреннән кача...

Гариф ЛАТЫЙПОВ Тукай мәкәрҗәдә

1908 нче елны шагыйремез Габдулла әфәнде Тукаев Галиәсгар әфәнде Камал җәнапләре берлә бергә икәү Мәкәрҗәгә килгәннәр иде. Алар Мәкәрҗәдә Тимерша әфәнде Соловьевның «Двухсветная» гостиницасына төшкәннәр икән. Безнең ул вакытларда спектакльләр сирәк куелганга, буш вакытларымыз күп...

Гариф ЛАТЫЙПОВ Тукай турында истәлекләр

* * * 1908 ел башларында Г. Тукай Мәскәүский урамда, аптека каршындагы йортның (хәзерге Киров урамы, 53 йорт) ишек алдына караган караңгы бүлмәсендә торды.Китап чыгаручылар аның әсәрләрен бастыру өчен үзара талашалар иде. Ләкин алар Г....

Сәгыйть РӘМИЕВ Икенче апрель көне

Мәрхүм 1907 нче елда Уральск шәһәреннән Казанга килгәндә, солдатка каралыр өчен дип туган авылы ягына кайтышлый килгән иде. «Болгар» номерларына төшкән икән. Мин дә ул вакыт Казанда «Болгар» номерларында тора идем <…>Числосы хәтеремдә юк, бер...

Ярулла МОРАДИ Тукаев Уральскида

I Шагыйремез Габдулла Тукаев вафат булды.Бу мөхтәрәм затның вакытсыз дөньядан үтүенә, билгеле, кайгыручылар вә аның милләтенә күрсәтәчәк күп хезмәтләренең юлда калуына йөрәкләре әрнүчеләр әлбәттә күптер. Мин, Тукайның иске иптәшләреннән булганга, Тукайны мәңге сагынучылар нәзарына күңелемдә...

Камалетдин ХИСАМЕТДИНОВ Бергә булган чаклар

Әткәмез Габдулла Тукайны Кырлайдан 1897 елда алып кайтты булса кирәк. Габдулланың өстендә әүвәлдә нинди материалдан тегелгәне билгесез, кырык ямаулы бишмәт иде. Аягында иске оек-чабата. Башында тышы каешланып беткән куян бүрек иде. Әни мәрхүм: «Кара инде...

Хәбибрахман ГАТАУЛЛИН Зирәк шәкерт

Мин Габдулланы мәктәпкә укырга кергән көннән башлап беләм. Мәктәпкә йөри башлаганда ул бик кечкенә иде. Укырга кергәч башта аны мин укыттым. Соңыннан гына ул муллага күчте. Укырга бик зирәк иде, ятлау куәсе бик көчле иде....

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ Габдулла Тукай турында замандашлары

2009 елда халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең арабыздан киткәненә 15 ел тулды. Яраткан кешеңне сагыну ул яшь агызып утыруны гына күздә тотмый. Әтидән калган мирасны әдәби әсәрләр, публицистика, фәнни хезмәтләр, истәлекләр һәм башка жанрда язылган әсәрләрне...

Мәрьям МӨХЕТДИНИЯ Габдулла Тукаев әдәбияты (Вафатына өч ел тулу мөнәсәбәтилә)

Күп шагыйрьләр, тормышның бер генә ягын көйләүләре белән, хәят агымыннан аерылган бер зәгыйфь зат тойгысын бирәләр.Бу тойгыны арттыручылар да рус шагыйрьләреннән Тютчев һәм Фет үзләренең тыныч гаилә тормышын көйләүләре белән, Надсонның ялгызлыктан елап әҗәл чакыруы...