ТАТ РУС ENG

Тукай турында замандашлары

Фәхрелислам АГИЕВ Ул үлде… Ә без? – без ятим калдык! (Тукай турында тәнкыйть)

I Халкыбызның иң сөекле шагыйре һәм халкыбызны — картыбызны, яшебезне һәм сабыйларыбызны — чын күңелдән сөйгән, шул халкыбыз өчен чын күңеленнән кайгырган, әрнегән Габдулла үлде!.. Ул яшь иде. Ләкин аның яшьлеге: яшь сабыйларыбызның һәм аксакал...

Гали РӘХИМ Тукаев – халык шагыйре (Тукай турында тәнкыйть)

  Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр дип уйлыйм. Бигрәк тә бу шөһрәтнең хуҗасы татар шагыйре булуы, безнең шикелле әдәбият белән маташырга өйрәнеп җитмәгән, яңа...

Фатих ӘМИРХАН Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим (Тукай турында тәнкыйть)

  Үзен-үзе белә башлаганда, ул инде һәм атасыз, һәм анасыз ятим; асрамага алынган артык тамак; капитализм дөньясының берәүгә дә газиз булмаган үги баласы! Үзен-үзе белеп җитә башлаганда, ул инде асрау малай. Аннан соң ач-ялангач шәкерт...

Фатих ӘМИРХАН Тукай (Тукай турында тәнкыйть)

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.Тукай. Шималь төрекләре* (*Шималь төрекләре — монда төньяк төркиләре (татарлар) мәгънәсендә) бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр. Шималь төрек әдипләре бүген...

Сәгыйть СҮНЧӘЛӘЙ Иңеш (Тукай хатирәсе) (Тукай турында шигырьләр) 

Яктысы берлән сихерләп күк читен, әкрен генә, Моң гына изге кояш — солтан кояш иелә, иңә… Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы! Нинди төс юк нурларында! Һәммәсе оҗмах төсе! Күр: ничек ул шәүләләр җәелә...

Габдрахман СӨНГАТИ Сүнде! (Тукай турында шигырьләр) 

Калыкты күктә бер йолдыз, нурын чәчте уйнап өскә, Күмеп куйды караңгы дөньябызны ак көмеш төскә. Матур нурдан тулып торды җиде кат күк, бөтен җирләр, Үсеп торды бу ак нурда хисапсыз күп матур гөлләр. Менә шул...

Габдулла ХАРИС Тукай рухына (Тукай турында шигырьләр) 

Азмы кимсетте ятим дип яшьлегеңдә күп кеше, Азмы сәд чикте юлыңа тәкъдиреңнең һәр эше. Азмы ваксытты җаныңны җир йөзенең тормышы, Азмы йөртте үз дигәнчә язмышыңның төзелеше. Рәнҗи халкың җаны тик зур мохитнең бүлегенә, Кайсы бүлектер...

Мәҗит ГАФУРИ Г.Тукай вафатыннан соң (Тукай турында шигырьләр) 

Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк: Әй, сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдың иртәрәк. Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына, Кайтты «нәфсе мөтмәиннәң»* инде үз «алласы»на. Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде, Тик...

Мирхәйдәр ФӘЙЗИ Габдулла әфәнде Тукаев намына (Тукай турында шигырьләр) 

Габдулла әфәнде!Син бер гөлме? Милләт бакчасының Гөлләренә баскан былбылмы? Син сайрыймсың хисле шигырьләрне? Телләреңә баскан былбылмы? Әллә исмең гали, җисмең бер нур, Хакның җиргә иңгән мәләге? Әллә зур күңелле, көчле телләр Безгә хакның махсус бүләге?...

Шәйхзадә БАБИЧ Габдулла әфәнде Тукаев (Тукай турында шигырьләр) 

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай; Ул — караңгы тәндә яктырткан матур, ак тулган ай. Ул бөек уй, нечкә хис, тәгъризләргә бик бай, — диям, Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, — диям. Бакыр...