1906 ел
Хәерле булсын җәмгыяте хәйрия. Бу җәмгыять шәһәремездә улан миллән угылларыны голүм вә мәгариф үгрәтеп, тәрәкъкый иттермәйә насыйб булсын, шулай булсын, амин, амин! Уральскидә җәмгыяте хәйрия башланадыр. Бу башлауларны башка шәһәр халыклары җиңел генә булган дип...
Т ө р к и я Солтан Габделхәмит авырый. Авыруы көннән-көн көчләнеп, артып торадыр. Габделхәмитнең бу авыруы бу көнге авыру гына түгелдер. Ул Государственный дума (Мәҗлес мәбгусан)ны каплаган, Мидхәт вә Мәхмүт пашаларны үтерткән көннән бирле...
1907 нче сәнә өчен айлык рәсемле, кызыклы, көлкеле, гыйбрәтле, мәгънәле, яңа «Уклар» журналының мөштәри дәфтәре ачылды. Һәркем үзенең сурәтен көзгедә күргән шикелле күрәсе килсә, бу журналга карасын. Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәгән өчен...
Бу сәнә «Фикер» гәзитәсенә һәм «Уклар» вә «Әлгасрел җәдит» журналларына 1907 нче сәнәсе өчен октябрь башыннан язмайа башладылар. Октябрь башыннан бирле яңа алучыларымыз 1.500 гә җитте. Буны иске мөштәриләремез гайрәтилә дәляләт итүләре дип уйлыймыз. Шуның...
Средиземный диңгезнең (Средиземный диңгез — Урта диңгез.) якасында, Франция берлә Италия арасында, кечкенә генә, бер учлык кына бер мәмләкәт (падишаһлык) бар. Бу мәмләкәтнең исеме Монакодыр. Бу мәмләкәтнең халкы 7 мең җаннан гыйбарәт бер олугърак авыл...
Уральскидә мәшһүр Мортаза бай, «карак башында ут яна» мәкале кабиленнән, «Фикер» гәзитәсенен үткән номерында басылган «Сырой егет» фельетонын үз муенына алып, моны Нурәхмәт хәлфәдән күрә имеш. Шуның өчен без бу урында Мортаза байга тәнбиһ кыйламыз:...
Духовное собраниедән Уральскинең 3 нче мәсҗед вәкыфләре хосусында отчет сорап бирергә хәзерләнгән гарзыхальләргә кул куйгучылар җөмләсеннән Әхмәтшаһ Сираҗетдинев, Нурәхмәт Һидиятуллин, Фәтхетдин Рәхмәтуллин (тамак аркасында булырга кирәк) «Уральский листок» гәзитәсендә; «Без ул морадтан кайттык. Шәригатьтә вәкыфне...
— Аллаһе әкбәр! Хаҗи Исмәгыйль Габидин бик суфи кеше иде. Ул үзе генә түгел, аны һәммә кешеләр дә шундый суфи (Суфи — бик динле, изге булып күренергә тырышучы.) вә тәкъва (Тәкъва — гөнаһ эшләрдән сакланучы,...
Әлхәмделилла, бу көнне дә күрдек. Уральск әһалисе, башка шәһәрләрдән калышмакны мөнасиб күрмәйүб, Уральскидә бер дарелмөгаллимин ачмак ниятилә эшкә тотындылар. <…> Дарелмөгаллимин ачмакка тырышмак һәркемгә фарыз улса кирәк. Шуның өчен бу хосуста олугъ-кечүк эшкә тотынып, барча...
Безнең шәһәр халкы бер дәрәҗә тәрәкъкый тапса да, карагруһ Таифәсенең гаять тырышып кире тордыкларыннан бик яктырып җитә алмыйлар. Бу ел сайлаулар вакытында карагруһлар бик тырыштылар. Әмма никадәр тырышсалар да, мәгънә чыгара алмадылар, выборщик спискасын бөтенләй...