ТАТ РУС ENG

Иҗат

Сөткә төшкән Тычкан

(Бер Америка гәзитәсеннән)   Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән. Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый! Сыек сөт бит, бата, һич тә...

Утырышу 

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы Матур берлә утырамын кара-каршы; Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп, Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый. Мин күзеннән аның күземне алмагач, Һәр сүзенә «чын, чын» димичә калмагач, Мин гашыйкны сүз аңлый...

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да. Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манигъ күрсәм,...

Алтынга каршы

        И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал, Яндыручы бу мөкаддәс җирне — бу ялкынны ал! Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде, Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде. Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде, Җөмлә...

Театр

Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — Көләрлек булса, булмаса...

Шүрәле

            I Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның, —...

Бер манигы тәрәкъкыйгә

Батарсың дим — йөгермә Нилгә каршы; Кире кайтыр — төкермә җилгә каршы. Батыр дип мактамаслар — чикмә зәхмәт; Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы. Кире төште угы башына, Нәмруд Атып баккан иде Җибрилгә каршы. Яһүдләр...

Юаныч

Гомер агымы судай ага, Кага безне алга таба; Китәр баштан кайгылар да, Әкрен-әкрен ага-ага. Алда көннәр дә бар әле; Укып, милләт, агар әле; Бер көн килер, ия чыгар, Бу хәлең мөстәгар әле. Мәгърифәт эзлә, бар...

«Дөньяда торыйммы?» дип киңәшләшкән дустыма

Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң, Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң, Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып, Үзен алдап, башкалардан алданмасаң; Кардәшеңне үз нәфсеңнән алгалмасаң, Ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң, Тик бер ялгыз корсагыңны зурайтырга Бар гомреңне хезмәт иттерсәң, ялласаң;...

Кем ул?

Кем ул бу милләти тәрфиг идән кәс? Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс? Бәһаимдән бези тәфрикъ идән кем? Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем? Бези дошманлара тәгъриф идән кем? Бу гамькин милләти тәфрих идән кем? Караңгыда...