ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Бәндәләр

Нинди күп бездә ятимнәрне талаучы бәндәләр! Җантимерләрнең итек астын ялаучы бәндәләр. Ярлыга ярты тиен артса — җылаучы бәндәләр, Күзгә, ачларны аяп, төкерек сылаучы бәндәләр. Күп, шөкер! — Бездә исәпсез күп иманлы бәндәләр, Әмма юк соң,...


Җабир хәзрәт мактана

Утыз биштә мәхәллә башы булдым, Кырык яшьтә Дума әгъзасы булдым; Бу хәзрәттә дини хис бар, диделәр, Думада динне саклар бу, диделәр.   Бу көндә мин ишанлыкның юлында, — Тройскидән шәһадәт бар кулымда. Бу көн мин...

Яңа чыкты

Укымаган мәхдүмнәрне мулла кую яңа чыкты,— Мәскәү малын ябып калу яңа чыкты. Әүвәлдәге хаҗилар суфи иде,— Хаҗи булып кеше алдалау яңа чыкты. Әүвәлдәге ишаннар да тәкъва иде,— Ишан булып акча җыю яңа чыкты. Мөселманнар бер-берсенә...

Шыер

Фәхрелислам Агиевнең шыерын, малай, Кулаткада да севеп укыганнар. Вата, шыннан күреп, Кулаткада бер шаир безнең журналга да нәстәдер бер бәет посылать иткән. Вата:   Бәет Их, малай, вафасыз да бу мiръ! Бак вана: Хусаен дә...

Кайда? Кем?

Кем, дисез, бу фетнәле эшләр башы? Кайда бу хаксызга тәфтишләр башы? Кем җигә безгә тәдәнни арбасы? Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы? Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым? Бер авылның чалмалы карт марҗасы!   Тәфтиш — «тикшерү-төпченү»...

*** («Какма кеше капкасын…»)

*** Какма кеше капкасын, Үз капкаңны кагарлар; Кешеләрне хурлап йөрсәң, Төрмәгә дә ябарлар.   («*** («Какма кеше капкасын…»)». — «Фикер»нең 1907 елгы 22 февраль (8 нче) санында «Кешегә казыган чокырга үзең төшү» дигән имзасыз мәкалә...

Кайгыру!..

Көткән Дума хәзер туар, Ләкин Думага кем тулар? Фәкыйрь халык өмидләре Өзелмәсме, тулып уңнар? Думага тулсалар уңнар, Алар халык күзен буар! Бичара ач халыкларның Өмидләре ничек уңар?.. Каты золым качан чумар? Чын иркенлек качан чыгар?...

Ахырзаман галәмәте

Яэҗүҗ вә мәэҗүҗ тугай, Озын чапаннан булгай; Җир йөзе фетнә тулгай Шомлыгыннан тидия. Нәфесле булгай үзе, Үтемле булгай сүзе; Корсагы гәр туйса да, Туймагай һич тә күзе. Ашагай җирне-суны, Әтәч, күркә һәм куйны; Бик калын...

Әйтәсем килә

Мөсадиф улса татарка — качар, йөзен каплар да; Миңа ул  күрсәтер  артын, — йөгерер, тиз-тиз  атлар  да. Минем  шул хәлдә күңлемнән болай дип әйтәсем килә: – Миңа күрсәтмә сән артың, чөн артың кадре сартларда. Килешмәс...