Шигырьләр
Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан — Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер. Габдулла Җәүдәт Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне; Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне. Минем гомрем караңгы төн...
(Бурениннән) Электә бер Ташчы торган бу дөньяда, Безнең җирдә түгел — ерак Япунъядә. Үзе булган таза гына бер яшь кеше, Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше. Ризыкланган ачы тирләр һәм көч белән, Көн буена...
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар, Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар. Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар, Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар. Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;...
(«3өләйлүк» көенә) Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен; Мескин булып торган өч йөз...
Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын Вә бер дә батмамын, янып торырмын». Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын, Кара җирне юешләр, елгалармын». Кояш каршы диде: «Син бик юешле, Явасың былчыратып һәммә төшне. Суыңнан анда баткак,...
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары; Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сәхра сап-сары. Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен; Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен. Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар: Сөз...
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; Шунда...
Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могҗиза булмас: Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан төя тугъмас, — Диләр безнең гыйлем әһле. — Ышанмаңыз, бу ялгандыр: Үзем күрдем бүген – безнең заманда могҗиза бардыр: Бүген иртүк миңа шактый...
Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын; Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн. Күр, ничек эшли кояш: иртә...
Сабый чакта укытканда мине хәлфә, Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә: – «Сөбханалла» диеп әйтү тиеш, — диде,— Бер мән яңа гына туган айны күрсә. Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем кайчан...