ТАТ РУС ENG

Тукай әдәбиятта

Әхмәт ВИРГАЗ Тукай рәсеменә

Әй, татар, күрәмсең, Моңлы карыйдыр күзләре. Әй, татар, беләмсең, Бу шагыйрь — ил корбаны. Илле яшь тулды аңар, Картаймый аның җырлары. Ялтырап анда ятадыр Халкыбызның моңнары. Аңлата алмабыз халкыбызның Аһларын, моң-зарларын. Җырлый алмам мин аларның...

Шаһвәли КЕЛӘҮЛЕ  Габдулла Тукайга

Безгә калдырдың, шагыйрь, син мәгънәви бетмәс азык, Якты нур кебек мәңге сүнмәс җанлы шигырьләр язып. Халкыбызның тормышында күп җитешсезлек табып, Юк, алай түгел, болай, дип, якты юллар күргәзеп. Милләтнең тәмам сүнеп барган вакытта пыр тузып,...


Илдар ЮЗЕЕВ Өч авылдан чыккан өч гали җан

Кушлавычтан чыгып киткән Тукай, Шигъриятнең серле йомгагын, Очын табып ерак гасырлардан, Миллион күңелләргә чорнадың. Сыркыдыдан чыгып киткән Такташ, Шигъриятнең серле йомгагын Сүтә-сүтә, киләчәккә илттең Заманыңның  шашкын  моңнарын. Мостафадан чыгып киткән Җәлил, Шигъриятнең серле йомгагын Сүтә-сүтә,  ...

Әхмәт ФӘЙЗИ Шагыйрь

  Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары (су атына чумучы кеше)… Тукай. Син тормышка бик күп йөз елларның Ыс катлавы белән капланган Тәрәзәңнән карадың да: «Дөнья Нинди кәрлә һәм кызганыч!» — дидең, Бер өлгесен...

Әхмәт ФӘЙЗИ Кырык яшь

«Син тормышны атлап түгел, шуып Үттең»,— диде миңа бер иптәш. Белмим, әмма кай арада куып Җиткән минем арттан кырык яшь? Эшем кайда? Бармы, күпме, азмы? Каерылып карыйм артыма: «Юк» дияргә никтер күңел базмый, «Бар» дияргә...


Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА Ана телең

Әнкәң биргән җан җылысын сиңа, Күкрәк аша үткән изгелек. Ишеттергән сиңа үз телеңне Бишек җыры аша иң элек. Чәчәм орлыкларын күңелеңә Татар теле – ана теленең. Кадерләргә өең, илең, әнкәң, Икмәкнең дә хәтта телемен. Синдә...

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА *** ("Арча ягы саклый…")

*** Арча ягы саклый, киптермәгән Тукай каләменең карасын. Күңелләрдә очкын, моңы булган Алсын каләм. Манып карасын. Урманнарга керсен, Шүрәлесен Күрмәсә дә нарат артында. Курыкмыйча керсен, уйлап керсен Кырлай егете Былтыр хакында. (Чыганак: Миләүшә Шәйхетдинова. Чишмә...

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА Тукай якташы мин

Горурланам: Тукай якташы мин, Туып-үстем Казан артында. Бөек Тукай телен, «Туган тел»не, Өйрәндем мин сөйгән халкымнан.  Казан арты табигате белән Күңелләргә илһам, көч бирде. Бу як, ахры, урман, кырлар, чишмә, Саф һавасы белән көчледер. Казан...