Тукайга багышланган шигырьләр
Дөньяның үзәге кайда? Безнең өчен — Казанда! Башкалабыз — аш-суга бай Кайнап торган казан да. Ай-Кояш кайда яктырак? Дәртле, нурлы, Казанда. Монда язлар авазы да, Яңгырый моңлы азан да. Яшьлек кайда чәчәк ата? Гүзәл җирдә...
(Сатирик поэма) ("Шүрәле"гә ияреп) I Нәкъ безнең көннәрдә бардыр Бер эш — «сайлау» диләр; Сөйләгәндә сүз өчен, Купшы итеп «Сайлаулар» диләр. Гәрчә мандат алмасам да, Кандидат булган идем; Планын әз-мәз коргалап Язган идем, сызган...
(Г.Тукайга ияреп) Кайберәүләр безне булмас эшкә Тәклиф иттеләр*: — Ирек даулап йөрмәгез сез, Үзе килер, көт! — диләр. Көтмибез без, көтә-көтә Узды җитмеш ел гомер, Кәҗә артыннан печәннең Йөргәне юктыр гомер. Нәкъ Союздагы төслүктер...
(Г.Тукайга ияреп) Алар безне тагын булмас эшкә Тәклиф иттеләр: – Менә сиңа яңа паспорт, Россиянин, тот! — диләр. Тотмыйбыз без, сез татарның Милләтенә тигәнсез: Бу бит нәкъ Явыз Иванча — Чукындыру дигән сүз. Милләтсез, телсез...
Без (Пәйгамбәргә) шигырь өйрәтмәдек. (Шигырь чыгару) аңа килешми дә… Коръән, «Йасин» сүрәсе, 69 нчы аять* Күрмисеңмени, алар ни кылганнарын белмичә, болыннар буйлап йөри… тормышка ашмас хыялый сүзләр сөйли. Бары тик… Аллаһны онытмаганнары һәм гаделсезлек кылганнардан...
Тукай җитми. Р. Миңнуллин. («Мәдәният дөньясында» тапшыруы) Тукай җитә, Тукай безнең белән. Әче итеп көлә беләм, Йомшак итеп көлә беләм, Өзелеп-өзелеп елый беләм, Моңлы итеп җырлый беләм, Сагына беләм, көтә беләм, Авырлыкка түзә беләм. Сөя...
Аксак Тимер — бөек, үзе әмир генә! Ә Туктамыш ни дисәң дә — Туктамыш хан! Мин дә шагыйрь… ни гомерләр китә алмыйм Һаман да шул «Тукай» дигән тукталыштан. Мәгълүмдер ки, мин әмир дә, хан да...
Дүрт йөз ел мүкәләп йөргән Милләтем китте тәпи… Бер бала дәшә: әтием! Әтием, әти, әти… Нәкъ бүген менә Тукайҗан Дөньяга килгән айда, Яңа бистә зиратыннан Кайтабыз трамвайда. Минем дә дәшәсем килә: Әтием! Әти-әти! Милләтем минем...
Гомер уза, дибез — Ник узмасын? Ул мөстәкыйль. Шуңа уза ул. Безнең кебек коллар уза алмый, Киләчәккә безне сыза ул. Вакыт ашый. Тик алдына аның Куелмаган кәгазь: «Әйе», «Юк». Үзебезне ашап китмәсен, дип Вакыттан да...
Язган җырым Туган нигеземә кайтып сүз сорады… Туган өйдә Идән ярыгыннан төшкән Инә булып ялтырады. Күкрәк терәп икмәк кисте, Сынык чалгыдан ясалган пәке сыман; Тигезләмәк булды дөнья җаһилләрен Ярып төшеп яманлыкның уртасыннан. Дөнья гиздем… Бөекләрнең...