Яңалыклар
Татарстан Милли музее һәм аның филиалы – Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» Россиякүләм әдәби конкурсында катнашырга чакыра.
Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Максим Горький исемендәге әдәби премиягә кандидатлар тәкъдим ителде.
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей-комплексы, Габдулла Тукай исемен йөрткән Әтнә татар дәүләт драма театры белән берлектә, яңа иҗади проект тәкъдим итә.
ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында белдерде.
Казанның Пушкин мәдәни үзәге сәхнәсендә 1 февральдә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль күрсәтте. Труппа «Ерак йолдыз яктысы» спектаклен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итте.
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров күренекле шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе Шаһинур Мостафин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бүгенге көндә эзтабар язучылар булмауга борчыла. Ул бу өлкәдә кызыксыну уяту өчен Шаһинур Мостафин исемендәге бүләк булдырырга тәкъдим итте.
Скульптор, рәссам Әхнәф Зыякаев әйтүенчә, Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл куярга башта рөхсәт бирмәгәннәр.
2023 елның 16 гыйнварында мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулды. Истәлекле дата уңаеннан Казандагы Габдулла Тукай музее башкаланың Иске Татар бистәсендә мәгърифәтче белән бәйле истәлекле урыннарга җәяүле экскурсия оештыра башлады.
Кырлайда Габдулла Тукай Әдәби-мемориаль музей комплексы һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының уртак проекты старт алды. «Бүген музейга килүчеләр өчен театр артистлары тырышлыгы белән Иммерсив экскурсия оештырылды», дип хәбәр итә Әтнә театры...