ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Габдулла Тукайның 127 еллыгына

2013 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тула. Бу уңайдан Казанда традицион “Шигърият бәйрәме” узачак. Иң элек иртәнге сәгать 9.00 да шәһәрнең Тукай бакчасында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узачак. Бу...

Тукай дәвамчылары шигырь укуда көч сынаша

Казанда бөек шагыйребез исемен йөрткән III Россиякүләм шигырь укучылар конкурсы оештырыла. 2013 елның 22-24 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында проектның финал турлары була. Чараны оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы конкурс “Тукай дәвамчылары” дип атала....

Казанда “Шүрәле” мультфильмы премьерасы

2013 елның 24 апрелендә Казанның “Мир” кинотеатрында 12.00 сәгатьтә татар шагыйре Габдуллы Тукайның танылган поэмасы буенча төшерелгән “Шүрәле” мультфильмы күрсәтеләчәк. “Татармультфильм” тарафыннан төшерелгән әлеге мультфильм премьерасы Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлана. Премьерага дәүләт...

Бакуда Габдулла Тукай истәлегенә багышланган кичә узды

Бакуның «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте 2013 елның 14 апрелендә Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге белән берлектә, Россиянең Бакудагы вәкилчелеге ярдәме белән татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган кичә уздырды. Программа кысаларында Тукай шигыйрьләре татар, рус, азербайҗан...

Чаллыда Тукайны искә алу чарасы узды

  2013 елның 15 апрелендә Татарстанның Чаллы шәһәре  җәмәгатьчелеге татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булуына 100 ел булган көнне олуг шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл янында билгеләп узды. Мондый хәтер көне беренче тапкыр уздырылгангамы, чарада җитешмәгән...

«Тукай – татар милләтенең пәйгамбәре ул»

2013 елның 15 апрелендә, вафат булуына 100 ел тулган көнне татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай Казанда аның белән бәйле тарихи урыннарда искә алынды. Габдулла Тукайны искә алу чаралары иртәнге унбердә башкаланың Тукай мәйданындагы Тукай һәйкәленә...

Тукай укулары фән өчен кирәк

  2013 елның 19 апрелендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музееда традицион «Тукай укулары» узачак. Быелгы укулар «Хәзерге мәдәни мохитта Габдулла Тукай мирасы»» дип атала. «Тукай укулары» беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби...

Төркиядә Габдулла Тукайны искә алдылар

  2013 елның 13 апрелендә Төркиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның үлеменә 100 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Бу турыда Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына юлланган хатта хәбәр итте. Чаралар Истанбулның Әюп...

100 ел Тукайсыз…

15 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулды. Бу көнне 100 ел элек Казанда бөек шагыйрь белән ничек хушлашкан булсалар, бу юлы да халкыбыз шул юлны үтеп, Тукайны искә алды. Иртә белән хөкүмәт...

Тукай премиясенең 55 еллыгына

2013 елның апрелендә Казанда Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль урамы, 33 нче йорт) “Сөй гомерне , сөй халыкны , сөй халыкның дөньясын” исемле күргәзмә ачылды. Ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт...