ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Фото – kiziltan.ru

Уфада Тукайның туган көнендә Шигърият бәйрәме узды

26 апрельдә Уфа шәһәренең «Нур» Татар дәүләт театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узды. Ул танылган татар шагыйренең 137 еллыгына багышланды. Бәйрәм кунакларын Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты...

Фото – tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

26 апрельдә Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Традиция буенча, Новокузнецк урамындагы скверда шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Фото – tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2023 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Бу көнне Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фото – mincult.tatarstan.ru

«Казан» аэропортында Тукайга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Милли музее һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты аэровокзал комплексында татар шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган «Мин югарыга омтылам» дип аталган фотокүргәзмә ачты. 

Фото: Ирина Ерохина /kazan-tuz.ru

«Нәүрүз» фестивалендә Тукай әкиятләре күрсәтеләчәк

5-11 июньдә Казанда «Нәүрүз» XVI Халыкара төрки халыклар театр фестивале узачак. Фестиваль программасында Казан дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Тукай әкиятләре буенча куелган «Көч китабы» («Книга силы», 6+) спектаклен күрсәтәчәк.


Фото: Ирина Ерохина, kazan-tuz.ru

Казан Яшь тамашачы театрында Тукайның туган көненә – спектакль

Казан Яшь тамашачы театрында Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр. 2023 елның 26 һәм 27 апрелендә биредә Габдулла Тукайның әсәрләре буенча Диана Сәфәрова куелышында «Книга силы» (6+) мультимедиа мюзиклы күрсәтеләчәк.

Фото: Марат Мугинов, kzn.ru

Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак

2023 елның 26 апрелендә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан республикада күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырыла.


Фотода: Ибраһим Нуруллин (1923-1995)

Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби кичә булды

2023 елның 18 апрелендә язучы, галим, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Нуруллин (1923-1995) тууына 100 ел тулды. Ул Татарстанның Тукай премиясенә 1982 елда «Тукай» һәм «Габдулла Тукай» дигән китаплары өчен лаек була.