ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Фото: mincult.tatarstan.ru

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына Казанда концерт оештырыла

1 августта Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020) тууына 75 ел тула. 29 августта Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрьнең иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты узачак.


08-08-2023-02

Тукайга багышланган «Аулак өй – көрәш» Санкт-Петербургта узачак

17 августта Санкт-Петербургта «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты – зыялылар ярышы узачак. Анда Мордовиянең Ләмберә районы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Татарстанның Арча, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары командалары  катнашачак.



Фото: tatar-congress.org

Әстерханда Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

26 майда Әстерхан шәһәренә килгән Татарстан делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 27 майда Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Три Протока – Җәмәле татар авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

Фотода: Татарстанның Арча районы Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Тукайның Кырлайдагы музее 140 еллыгына ремонтланачак

Шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) 140 еллыгына Татарстанның Арча районы Кырлай авылында шагыйрьнең әдәби-мемориаль музей комплексында ремонт узар, юллар төзекләндерелер, Ия елгасы чистартылыр дип көтелә. Музей директоры Дамир Абдуллин эш планнары белән таныштырды.

Фотода: Әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗев. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Галим Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» китабы чыкты

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Яңа китап киң җәмәгатьчелеккә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары»...


«Татар-информ» МА фотосы

Тукай премиясе күләме ике тапкырга арттырылды

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләме ике тапкырга – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу турыдагы Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 22 апрелендә имзалады.